Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре “Могҗизалар кыры“ уенында катнаштылар (+ФОТО)

Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме җыр - биюләр белән үрелеп барды, үзешчән артистларыбыз үзләрен "Могҗизалар кыры" уенында да сынап карадылар. Кызганычка каршы, төп призны - Санкт - Петербургка юлламаны отучы булмады. Районыбызның мәдәният тармагы үз канаты астына 68 учреждениене һәм 150дән артык белгечне ала. Шушы өлкәдә хезмәт куючылар...

Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме җыр - биюләр белән үрелеп барды, үзешчән артистларыбыз үзләрен "Могҗизалар кыры" уенында да сынап карадылар. Кызганычка каршы, төп призны - Санкт - Петербургка юлламаны отучы булмады.

Районыбызның мәдәният тармагы үз канаты астына 68 учреждениене һәм 150дән артык белгечне ала. Шушы өлкәдә хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Хезмәттәшләрен район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов та тәбрикләде.
-Районда мәдәниятка бик зур игътибар бирелә. Халкыбызның милли бәйрәмнәрен, гореф - гадәтләрен барлауда, милли мирасыбызны саклауда, аны халыкка җиткерүдә фольклор һәм вокал, халык уен кораллары һәм хореографик ансамбльләребез, үзешчән театр коллективлары һәм төрле мәдәни түгәрәкләр актив эшлиләр һәм халыкка мәдәни хезмәт күрсәтәләр, - диде ул.
Илһам Бари улы бер төркем хезмәт алдынгыларына Мәдәният министрлыгының, район башлыгының, мәдәният бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды.
-Китапханәче эше беренче карашка гына җиңел кебек,- ди 25 ел Лашман китапханәсендә хезмәт куйган һәм бүген район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Мәдинә Талипова. - Аның тавык та чүпләп бетермәслек вак - төяк эшләре бик күп. Безнең төп бурыч - китап укучылар белән тыгыз элемтәдә торып, аларда китапка мәхәббәт тәрбияләү. Мин эшемне бик яратып башкарам һәм хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм.
Бүген шулай ук район мәдәният йорты методист - хореографы Рәхилә Шакирова һәм балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Наталья Иләева республика Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттә казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
Бу тармакта эшләүчеләргә һәрчак халыкның күз алдында булырга туры килә. Шуңа да әлеге һөнәр ияләреннән үз хезмәтләренең чын энтузиасты, фанаты булу белән бергә, тарту көченә, күңел байлыгына ия һәм педагог та, психолог та булулары сорала. Узган ел алар тарафыннан районда 6878 чара үткәрелгән. Төрле тамашаларны әзерләүдә шушы өлкәдә тир түгүче һәркемнең өлеше зур. Сәнгать коллективлары 20дән артык россиякүләм, республика, төбәк бәйгеләрендә, фестивальләрдә һәм милли бәйрәмнәрдә катнашканнар.
Ел саен районда мәдәният учреждениеләрен ремонтлау, аларның материаль - техник базаларын ныгыту буенча зур эш башкарыла. Былтыр район үзәгендәге, Ульяновка, Күтәмә, Мордва Афонькәсе, Яңа Элмәле, Утыз Имән мәдәният йортларында һәм үзәк китапханәдә капиталь ремонт үткәрелгән, бу максатларга 20 миллион сумнан артык акча бирелгән. 1 миллион 820 мең сумга музыкаль инструментлар, сәхнә костюмнары һәм җиһазлар алынган.
Казанка һәм Иске Сережкино авылларында республика программасы нигезендә күпфункцияле үзәкләр файдалануга тапшырылды. Быел нәкъ шундый үзәк Сосновка һәм Әмир авылларында төзелә. Бүгенгесе көнне тагын сигез учреждениедә капиталь ремонт кирәк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәдәният хезмәткәрләре көне