Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Болгардагы гаугадан соң филармония Резидә Ганиуллинаның концертын уздырмый

Җырчы Резидә Ганиуллинаның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узарга тиешле концерты булмаячак. Моңа җырчы белән бәйле гаугалы хәл сәбәпче, диелә. Исегездә булса, узган атнада Резидә Ганиуллинаның Болгарда Ак мәчет каршында төшерелгән "Җаным" җырына клибы зур шау-шу уятты. Дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге ачык киемнәр белән мәчет каршында җырлап йөргән җырчыны тәрбиясезлектә...

Җырчы Резидә Ганиуллинаның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узарга тиешле концерты булмаячак.

Моңа җырчы белән бәйле гаугалы хәл сәбәпче, диелә. Исегездә булса, узган атнада Резидә Ганиуллинаның Болгарда Ак мәчет каршында төшерелгән "Җаным" җырына клибы зур шау-шу уятты.
Дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге ачык киемнәр белән мәчет каршында җырлап йөргән җырчыны тәрбиясезлектә гаепләде, ә тикшерү органнары әлеге гамәлләрдә канун бозылу-бозылмавын ачыклау эшенә кереште.
Концерт 13 октябрьдә узарга тиеш иде. Әмма концерт афишалардан алынды. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә моның сәбәбен аңлата алмадылар, дип яза "БИЗНЕС Online". Фәкать билетларны кире тапшырып булуына гына ачыклык керткәннәр.
Интертат.ру (фотосы шул ук сайттан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Болгар Резеда Ганиуллина