Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Җәлил укулары”на әти-әниләр дә килде

“Чишмәкәй” балалар бакчасында татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Җәлил укулары” бәйгесе узды.

Әлеге чараның төп максаты – балаларда шигърияткә, сәнгатькә мәхәббәт хисләрен уяту. Бәйге Муса Җәлил шигырләрен өйрәнү аның иҗатын популярлаштыруга гына түгел, шигырьләр аша татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә, яшь буынны милли гореф-гадәтләр белән таныштыруга да юнәлтелгән.

“Чишмәкәй”дә мондый “Җәлил укулары” ел саен оештырыла, быел монда балалар һәм тәрбиячеләр генә түгел, ә ата-аналар да катнашты.

- Әлеге чараны ата-аналар белән бергә оештыру бик дөрес. Алар балаларга үрнәк булырга тиеш. Милләтебезнең шундый күренекле шәхесләре белән балаларыбызны таныштыру, аларны хөрмәт итү – безнең бурыч. Хәзер бит тел мәсьәләсе катлаулы. Шуңа карамастан, без балаларыбызга татар телен өйрәтергә тиешбез, алар безнең дәвамчылар. Телебез булмаса ата-бабалардан калган гореф-гадәтләр, йолалар да югалачак, - диде чарага килгән Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Шәүкәт Гатин.

Урта һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар чарага җитди әзерләнгәннәр.  Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан гына сөйләп калмадылар, әсәрләрне театрлаштырып, җырлап, биеп тамашачыларга җиткерделәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев