Үзгәрешләрне күрә дә белергә кирәк
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән муниципаль районына эшлекле визитын Лашман урта мәктәбеннән башлады. - Бик шәп материаль - техник база булдырылган. Мондый биналар бөтен җирдә дә юк, - дип, парламент рәисе монда булган төзелеш эшләреннән канәгать калуын белдерде. Лашман мәктәбендә белем алучылар 14 компьютер, 11 интерактив такта,...
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән муниципаль районына эшлекле визитын Лашман урта мәктәбеннән башлады.
- Бик шәп материаль - техник база булдырылган. Мондый биналар бөтен җирдә дә юк, - дип, парламент рәисе монда булган төзелеш эшләреннән канәгать калуын белдерде.
Лашман мәктәбендә белем алучылар 14 компьютер, 11 интерактив такта, 12 мультимедиа проекторыннан, Интернеттан файдаланалар. 2011 - 2012 уку елында монда тагын дүрт авылдан балалар - югары класслар һәм Әмирдән 5-11 класслар укучылары килеп укый, аларны йөртү өчен өч автобус бирелгән. Барлык укучылар саны - 201.
Бинаны үзгәртеп корганнан соң, биредә 230 бала укытырлык мөмкинлек туды, бассейн, спорт һәм акт заллары да барлыкка килде.
Ф.Мөхәммәтшин Лашман мәктәбендәге үзгәрешләр хакында районда "Бердәм Россия" сәяси партиясе активы белән очрашу вакытында да әйтеп узды. "Авылларда башлангыч мәктәпләрне ябарга ашыкмагыз, - диде ул.-Балалар бакчаларын бер ябып, әллә кемнәргә биреп ялгышып алдык бит. Андый хаталарны кабатламыйк". Сүз уңаенда, Дәүләт Советы рәисе районның Ульяновка авылында балалар бакчасы бинасы төзелешен республикакүләм программага кертү өчен мөмкин булган ярдәмне күрсәтәчәгенә дә ышандырды.
Парламент рәисе Чирмешәндәге күпфункцияле үзәкне дә ошатты. Монда хезмәт күрсәтүче персонал, халык өчен дә тиешле шартлар тудырылган. Милек һәм җир хокукын рәсмиләштерү буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче оешмалар янәшәсендә социаль хезмәтләр дә тәкъдим ителә. Үзәктә 7 структура урнашкан, 55 кеше эшли. Барысы да бер урында булгач, уңайлы.
-Иң мөһиме - халыкка ошасын, монда килүчеләрне анда - монда тинтерәтеп йөртмәгез, - диде Фәрит Хәйрулла улы, биредә эшләүчеләр белән сөйләшкәндә.
1983нче елда төзелеп, 2007нче елда туган як тарихы музеена әверелгән бинада Фәрит Мөхәммәтшин барын да җентекләп карады. Бу музейда 8 экспозиция залы бар. Биредә бик сирәк, уникаль экспонатлар - күптәнге документлар, фоторәсемнәр, китаплар, көнкүреш һәм эш әйберләре, милли киемнәр саклана. Әледән - әле тематик күргәзмәләр оештыралар. Музеебызда меңләгән кеше булырга өлгергән.
-Чирмешәннең никадәр алга китүен музей экспонатлары һәм мәгълүматлар аша да бәяләргә мөмкин. Соңгы елларда сезнең районда бик күп яңа объектлар калыкты, -дип, Фәрит Мөхәммәтшин илдәге, республикадагы уңай үзгәрешләрне күрә дә белү кирәклеген ассызыклады. ТР Муниципаль берәмлекләр Советының VI съездында күтәрелгән мәсьәләләргә, проблемаларга кагылып, парламент башлыгы муниципалитетларга ярдәмне көчәйтү, илнең бюджет кодексын үзгәртү мөһимлеген дә әйтеп узды, республикада юллар төзелешенә, мәдәният һәм мәгариф тармагы биналарын үзгәртеп кору өчен конкрет планнар корылуын мәгълүм итте.
Югары Чегодай белән Шешминка һәм Андреевка арасындагы юлны шомарту буенча да уңай үзгәрешкә өметләнә алабыз. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин һәм шушы як халкы үтенечен дә Фәрит Хәйрулла улы контрольгә алды. Киләсе елдамы, аннарымы, әлеге юлны төзәтергә ышандырдылар.
"Сайлауларда катнашу - һәркемнең бурычы, хокукы дип саныйм. Сезгә кемнедер үгетләү өчен түгел, ә үз эшләребез турында сөйләргә, фикер алышырга килдем", - дип, ТР Дәүләт Советы рәисе чирмешәнлеләрне алдагы сайлауларда да активлык күрсәтергә чакырды.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм районыбыз башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин бүгенге чара барышында, район күләмендә мөһим башка мәсьәләләр, аларны чишү юллары хакында да фикер алыштылар.
Бу көнне безгә ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татстат җитәкчесе Валерий Кандилов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары: "Нижнекамскшина" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Ильясов һәм "Нурлатнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Илгиз Салихов та килгәннәр иде.
Кадыйр ГОМӘРОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев