Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Чегодайда су җитми

Безнең Түбән Чегодай авылының карьер очында халык көне-көне белән эчә торган суга тилмерә. Дөрес, яңгырлар ешрак яуса су безгә дә килә. Ә коры вакытта түбән очта яшәүчеләр туктаусыз бакча сугара. Кайда монда дөреслек? Нурсинә Исламова. Түбән Чегодай авылы. Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева бу хатта язылганнарны болай...

Безнең Түбән Чегодай авылының карьер очында халык көне-көне белән эчә торган суга тилмерә. Дөрес, яңгырлар ешрак яуса су безгә дә килә. Ә коры вакытта түбән очта яшәүчеләр туктаусыз бакча сугара. Кайда монда дөреслек?
Нурсинә Исламова.
Түбән Чегодай авылы.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева бу хатта язылганнарны болай җаваплады: "Әйе, коры елларда Түбән Чегодайда мондый проблема була. Монда су кудыру насосы тулы куәтенә эшли, норма буенча су җитәргә тиеш. Бу очракта кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итүе генә кирәк, түбән очта суны туктаусыз агызгач өстәгеләргә килмәвен беләләр бит алар."
Сүз уңаеннан: әлегә түбәнчегодайлылар су кудыруга тотылган электр энергиясе өчен генә түлиләр. Ел ахырыннан су белән "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" тәэмин итәчәк, бу хакта килешү төзелә. Аннан соң һәр йорт нормативлар буенча түләячәк. Финанс ярдәме булса, бу авылда су башнясын алмаштыру да планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Чегодайда Чиста су башкарма комитеты җитәкчесе