Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татфондбанк клиентлары-эшкуарларга Икътисад министрлыгы микрозаймнары бирелә башлаган

Гомуми 1 млн сумлык 3 микрозайм бирелгән, барлыгы 200дән артык гариза кабул ителгән. (Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татфондбанк клиентлары булган эшкуарларга ярдәм чаралары кысаларында аларга түбән проценттан микрозаймнар тәкъдим иткән. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Татарстан икътисад министры Артем Здунов һәм республиканың...

Гомуми 1 млн сумлык 3 микрозайм бирелгән, барлыгы 200дән артык гариза кабул ителгән.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татфондбанк клиентлары булган эшкуарларга ярдәм чаралары кысаларында аларга түбән проценттан микрозаймнар тәкъдим иткән. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Татарстан икътисад министры Артем Здунов һәм республиканың Эшкуарларга ярдәм фонды генераль директоры Андрей Афонин әлеге вазгыять турында аңлатты.
"Кайнар линия" телефоны буенча 259 тапкыр элемтәгә керделәр. Бүгенгә 1 млн сум гомуми суммада 3 микрозайм бирелде: кичә 400 мең һәм бүген 300әр меңлек 2 займ, - диде Афонин. - Эшкуарлар Яңа ел алдыннан микрозаймнар алырга атлыгып тормый. Алар акчаны фәкать агымдагы ихтыяҗларын каплар өчен генә ала. Алар да акча саный, яңа елга берничә генә көн калгач нәрсәгә процентлар түләп торырга, дип уйлый. Без, программа яңа елдан соң була, дигәч, алар тынычланып китеп баралар. Күпме кирәк, шуның кадәр генә алалар".
Микрозайм алырга барлыгы 200дән артык гариза кабул ителгән булган, югарыда сүз булган 3 микрозаймнан кала, тагын 9ы хупланган.
"Чик 2,7 млн иде, ә 400 меңгә генә алдылар, чөнки 400 мең хәзер кирәк", - дип өстәде икътисад министры Артем Здунов. Аның сүзләренчә, ярдәмнең бу төре, кредитка бирелгән акчаларның һәрвакыт кыйммәте булуына карамастан, ставкалар минималь булу белән аерылып тора. "Мин башта ук, акчаның үз кыйммәте бар, дидем, бу очракта - 5 процент. Ставкалар белән чагыштырып карый аласыз. Ярдәм итү өчен хәзер тәкъдим итә алганыбызның иң азы шул", - диде ул.
Министр матбугат конференциясендә гомуми күләме 1 млрд сум тәшкил иткән микрозаймнар фондының финанс чыганагы турында сөйләде. "Акча Инвестицион-венчур фондыннан кабул итеп алынды һәм аны кайтарасы бар", - диде Артем Здунов.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татфондбанк микрозаймнар

2
X