Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Социаль җыелма алучылар оттырмас

Районда 2154 кеше федераль казнадан айлык акчалата түләү, ягъни социаль җыелма алырга хокуклы. Бүген аларның яртысыннан артыгы - 1427 кеше акчага өстенлек биргән. -Социаль ярдәмнән баш тартучылар моның сәбәбен даруханәләрдә кирәкле дарулар җитмәү, даруханә, больница ерак булу белән аңлата, - ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. -...

Районда 2154 кеше федераль казнадан айлык акчалата түләү, ягъни социаль җыелма алырга хокуклы. Бүген аларның яртысыннан артыгы - 1427 кеше акчага өстенлек биргән.

-Социаль ярдәмнән баш тартучылар моның сәбәбен даруханәләрдә кирәкле дарулар җитмәү, даруханә, больница ерак булу белән аңлата, - ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. - Кеше бу пакеттан тулысынча баш тарта икән, ул ай саен 995 сум 23 тиен акча ала. Ташламага ия булучылар еш кына бүгенге көн белән фикер йөртәләр, хәлем әлегә яхшы дип, акча алу ягын сайлыйлар. Ә бит бүген исән - сау йөргән килеш, авыру көчәеп, аяктан екса, нишләргә?! Даруларны үз хисабыңа алырга кала. Аеруча шикәр диабеты, онкология, бронхиаль астма һәм башка авырулардан интегүче инвалидларга кыйммәтле дарулар кирәк. Шуңа да һәр кеше моны һәрьяклап уйлап карар кылсын иде.
Социаль пакет яки акча алырга ниятләгән гражданнар аларның кайсысын сайлауларын белдереп, елга бер тапкыр, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының район идарәсенә гариза язарга тиешләр. Моңарчы, үз карарын кабул иткәннәр һәм шуңа нык торучыларга гариза язу кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акчалата түләү социаль пакет Социаль җыелма