Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Санагыч куйсагыз - оттырмассыз

Районның бердәм исәп -хисап үзәге белгечләре бүген 6000 шәхси затлар счетлары белән эшли, монда коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр тутырыла. Июнь аеннан башлап, авылларда яшәүчеләр дә кулланылган су өчен коммуналь хезмәтләргә шушы үзәк аша түли башлады. Әүвәл бу мәсьәлә буенча райондашларыбызда байтак сораулар, дәгъвалар булса, бүген инде күпчелек яңалыкны кабул итеп,...

Районның бердәм исәп -хисап үзәге белгечләре бүген 6000 шәхси затлар счетлары белән эшли, монда коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр тутырыла.
Июнь аеннан башлап, авылларда яшәүчеләр дә кулланылган су өчен коммуналь хезмәтләргә шушы үзәк аша түли башлады. Әүвәл бу мәсьәлә буенча райондашларыбызда байтак сораулар, дәгъвалар булса, бүген инде күпчелек яңалыкны кабул итеп, су өчен вакытында түләп бара.
Шулай да район халкының коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 2 миллион сумнан да артып киткән.
-Чирмешәнлеләрнең 1 миллион 400 мең сум әҗәте бар, - ди бердәм исәп-хисап үзәге директоры Ольга Захарова. - Калганы авыллар өлешенә туры килә. Су санагычлары куелмаган хуҗалыклар норматив буенча түли. Күп квартиралы йортларда һәм шәхси өйләрдә яшәүчеләрнең нормативлары аерылып тора. Әйтик, аерым йортта яшәүчеләргә су өчен түләү норматив буенча бер кешегә айга 2,87 куб.метр исәбеннән санала (су өйгә кертелгән очракта). Бер куб.метр суның бәясе 24 сум 87 тиен тора. Май - август айларында бакчаларга су сипкән өчен дә өстәп түләргә туры килә. Маллар булса, түләү суммасы тагын да арта. Барысын да кушкач, шактый зур сумма килеп чыга. Сүз уңаеннан, быел авылларда су сипкән өчен акча алынмады. Шулай итеп, санагыч куеп, аның күрсәткечләре буенча түләп бару күпкә отышлырак.
Коммуналь хезмәтләр өчен акчаны почта бүлекчәләре, банклар, моннан тыш интернет аша да күчереп була.
Түләү кәгазьләре буенча сорау булса, бердәм исәп - хисап үзәгенең телефон номеры - 2-55-60.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы квитанцияләр су санагычлары

2
X