Иң гадиеннән - үзебезнең "кесәдән" башлыйк. Нинди дә булса проблеманы акча төртү юлы белән хәл итәргә риза булганбыз икән, без үзебезнең генә түгел, башкаларның да матди хәлен мөшкелләндерәбез.
Без җәмгыятьтәге бюрократизмнан, кәгазь боткасыннан зарланган булабыз. Тик әгәр бюрократик киртәләрне уздырган өчен түрә кеше безнең "булышлык" белән "өстәмә керем" ала икән...
Иң гадиеннән - үзебезнең "кесәдән" башлыйк. Нинди дә булса проблеманы акча төртү юлы белән хәл итәргә риза булганбыз икән, без үзебезнең генә түгел, башкаларның да матди хәлен мөшкелләндерәбез.
Без җәмгыятьтәге бюрократизмнан, кәгазь боткасыннан зарланган булабыз. Тик әгәр бюрократик киртәләрне уздырган өчен түрә кеше безнең "булышлык" белән "өстәмә керем" ала икән - аны ник туктатмаска? Бушлай күрсәтелергә тиешле нинди дә булса хезмәт өчен без никтер, алай ярамаса да, икеләтә: әүвәл салым рәвешендә, аннан түрәгә "бүләкләтә" түлибез.
Әгәр сездән ришвәт таләп итсәләр, "Ышаныч телефоннары"на шалтыратыгыз:
- 8(84396) 2-58-37 - район башкарма комитеты;
-8(84396) 2-57-70 - район прокуратурасы;
-8(84396) 2-54-39 - Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге.
Нет комментариев