Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нәүрүз мөбарәк булсын!

21 мартта, ел фасылының көн белән төн тигезләшкән көнендә, төрки һәм фарсы халыклары Нәүрүз бәйрәмен - Яңа елны каршылаганнар. Нәкъ шул көнне район мәдәният йорты каршында җыелган халык та бер - берсен бәйрәм белән котлады, "Нәүрүз мөбарәк булсын!" - диештеләр. ...Мәйданга бәйрәмчә киенгән егетләр - кызлар "Нәүрүз әйтеп" килеп керделәр....

21 мартта, ел фасылының көн белән төн тигезләшкән көнендә, төрки һәм фарсы халыклары Нәүрүз бәйрәмен - Яңа елны каршылаганнар.


Нәкъ шул көнне район мәдәният йорты каршында җыелган халык та бер - берсен бәйрәм белән котлады, "Нәүрүз мөбарәк булсын!" - диештеләр.

...Мәйданга бәйрәмчә киенгән егетләр - кызлар "Нәүрүз әйтеп" килеп керделәр. Алар йомырка, ярма җыйдылар. Борынгылар бу бәйрәмне - ел башын иген игә башлау белән дә бәйләгәннәр. Йомыркалар уңышның мул, бөртекнең эре булуын гәүдәләндергән.

Нәүрүз шулай ук язны каршы алу бәйрәме дә. Әмма Кыш бабай китәргә ашыкмый, ул Нәүрүзбикәне көч сынашырга чакырды. Урамдагы һава торышы да Кыш бабайга ярдәм күрсәтә кебек. Болытлар арасында кояш ялтырап алса да, шунда ук буран да көчәеп китте. Ләкин Кыш бабай карышып маташса да, Нәүрүзбикәне уза алмады, җиңелде.

Театральләштерелгән тамаша дәвам итте. Котлау сүзләре, җырлар, уеннар бер - берсен алмаштырды.

...Менә тары боткасын да учактан алдылар. Аның тәмле исе бөтен урамга таралды. Ул бәйрәм кунакларына бик ошады, кайберәүләр өстәп тә сорап алдылар.

Бәйрәм озак дәвам итмәде. Әмма район мәдәният йорты артистлары һәм авыллардан килгән үзешчәннәр, көннең салкынча булуына карамастан, үз чыгышлары белән тамашачылар күңелендә җылы хисләр һәм хатирәләр калдырдылар.

Сүз уңаеннан, быел район үзәгендә Нәүрүз бәйрәме бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге инициативасы белән оештырылды. Әлеге тәкъдимне район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Нәүрүз бәйрәме