Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күтәмәдә комбайнчыны 50 мең сум премия белән бүләкләделәр

"Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыятендә урак нәтиҗәләре буенча җиңүчене - Андрей Матягинны 50 мең сум акча белән бүләкләделәр. "Нью - Холланд"та 12 мең центнерлап бөртек суктырган алдынгыга хуҗалык яңа йорт төзелешендә дә булышачак. Яхшы ук хезмәт хакына да өметләнә ала ул. -Сез бик яхшы эшләдегез, барыгызга да рәхмәт, егетләр,- диде җәмгыять...

"Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыятендә урак нәтиҗәләре буенча җиңүчене - Андрей Матягинны 50 мең сум акча белән бүләкләделәр.

"Нью - Холланд"та 12 мең центнерлап бөртек суктырган алдынгыга хуҗалык яңа йорт төзелешендә дә булышачак. Яхшы ук хезмәт хакына да өметләнә ала ул.
-Сез бик яхшы эшләдегез, барыгызга да рәхмәт, егетләр,- диде җәмгыять җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина, бүген ындыр табагында "бахатай"га җыелган игенчеләрнең тагын бик күпләренә Мактау грамотасы һәм акчалата бүләкләр тапшырып. - Мин дә язгы вәгъдәмне үтим, җиңүчеләргә ышандырган бүләкләрне ияләренә ирештерәм. Сез моңа лаек.
Зур суммада, 30 мең сум премия белән бүләкләнүчеләр арасында Наил Сөләйманов та бар. Ул берүзе ДТ-75 тракторында 550 гектарда уҗым бодае чәчкән, бик тырыш механизатор. Аның хезмәт нәтиҗәсе күз алдында - тиешле нормалар буенча тип-тигез, йомшак җиргә, ашлама кертеп салынган суперэлиталы орлыклар матур тишелгән.
Булат Фатыйхов 500 гектарда җирләрне туңга сөргән, шулкадәр мәйданны көзге чәчүгә әзерләгән. К-700 тракторында эшләүче бу алдынгы да - хуҗалык терәге. Рәфис Гатин җирләрне культивацияләүдә өлгерлек күрсәткән. Илнур Гобәйдуллин да кая кирәк шунда: инженер, агроном эшен дә белә ул, пычранудан курыкмый.
Баш агроном Шамил Гасыров та бүләкләр алды. Кырларны, үз эшен яхшы белә, оста оештыручы. Бүген районда нәкъ аның кебек булдыклы белгечләргә кытлык зур.
-Эшләргә стимул бар бездә. Июль өчен хак түләделәр, печән һәм саламны өйгә үк китереп бирделәр, - ди Булат Фатыйхов. - Бөртек тә ышандырдылар. Җәен-көзен кыен инде, әмма кыш күпме кирәк кадәр ял итәчәкбез. Мондый шартларга без риза.
"Күтәмә АГРО фирмасы" җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллинаның үзен дә мактадылар. Ут кебек бит, халыкны эшләтә белә, тиешле "даруны" таба. Район җитәкчесе Наил Зарипов аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, игенчелектә югары культура булдырган, югары уңыш җыйган җәмгыять коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде.
-Молодцы, көн-төн эшләп, матур уңыш үстердегез, иң мөһиме - нәтиҗә бар,- диде ул.
Хуҗалыкта орлыкка җитәрлек, хәтта сатарга да бөртек бар, складлар тулы. Бүген комбайннарны чистартып, юып куйдылар. Җирләрне туңга сөрүгә соңгы көннәрдә тагын берничә трактор чыгарганнар, бу агротехник чара да озакка сузылмас.
Рәсми өлештән соң, бу бәйрәмдә катнашучыларны чәй өстәле артына, шашлыклы, бәлешле мәҗлескә дәштеләр, кунак иттеләр, күңелләрен күрделәр. Монда, гомумән, гадәти көннәрдә дә эшчеләрне тәмле ашлар, камыр ризыклары белән сыйлыйлар. Сезон вакытында кырыгар кешене бушлай тукландыралар икән.
"Күтәмә АГРО фирмасы" җитәкчесе бер серне дә ачты: көзге кыр эшләре нәтиҗәләре буенча иң уңган ике кешегә "Бәкер" санаториясенә бушлай путевка биреләчәк. Бу бүләккә лаеклар бик күп монда.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кутема