Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күтәмә ветераннары бәйрәм итте

"Күтәмә АГРОфирмасы"нда һәм Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар Өлкәннәр көне уңаеннан "Чирмешән" ресторанында кунак булдылар. -Минем Күтәмәгә килеп хуҗалыкны җитәкли башлавыма тугыз ел. Шул вакытта 10 эшчем пенсиягә чыкты,- ди "Күтәмә АГРОфирмасы" җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина. - Колхоздан пенсиягә китүчеләрне кимсетәсем килми, аларны да бәйрәм уңаеннан...

"Күтәмә АГРОфирмасы"нда һәм Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар Өлкәннәр көне уңаеннан "Чирмешән" ресторанында кунак булдылар.

-Минем Күтәмәгә килеп хуҗалыкны җитәкли башлавыма тугыз ел. Шул вакытта 10 эшчем пенсиягә чыкты,- ди "Күтәмә АГРОфирмасы" җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина. - Колхоздан пенсиягә китүчеләрне кимсетәсем килми, аларны да бәйрәм уңаеннан кунак итәргә булдым. Без барыбыз да җир кешеләре, бер йөкне тартабыз.
Бәйрәмгә гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Анна һәм Владимир Семайкиннар икесе дә колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар.
-12 яшьтән көтү көтә башладым, соңрак ат караучы булып та эшләдем, тегермәнче дә булдым, кыскасы, кая кушсалар шунда хезмәт куйдым,- ди Владимир Васильевич.- Ә хатыным хисапчы иде.
-Гомер буе фермада эшләдем - дуңгызлар, бозаулар карадым, сыер да саудым, авыр шартларда эшләдек,- ди Любовь Тихонова. - Безне дә искә алуы, хөрмәтләве өчен Фәнүзә Рәсим кызына рәхмәт.
Бәйрәм барышында җитәкче адресына рәхмәт сүзләре еш яңгырады. Фәнүзә Рәсим кызы һәр ветеран белән аерым таныштырып үтте, киләчәктә авыл мәдәният йортында өлкәннәр белән тагын очрашу оештырырга ниятләвен әйтте. Күтәмәдә модульле сыер фермасы төзү планы белән йөрүен дә җиткерде җитәкче.
Элек ире - Сәгыйть абый колхоз рәисе булган, үзе дә шунда эшләгән Рәйсә апа Мингатина да бәйрәмдә кунак булды.
-Инде 53 ел Күтәмә халкы белән дус-тату яшибез. Җитәкче эшенең авырлыгын аңлыйм, безгә дә игътибарың җитә, рәхмәт сиңа, Фәнүзә кызым,- диде 75 яшьлек ветеран.
Һава торышы бераз комачауласа да, өлкәннәр күл буенда да булдылар. Күпләрнең биредәге матурлыкны беренче күрүе икән.
Кунаклар бәйрәмнән күчтәнәчләр дә алып китте, килә алмаганнарның өйләренә үк илтеп бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кутема