Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күтәмә һәм Туймәт мәктәпләре капиталь ремонттан соң кабат ачылдылар

Күтәмә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен 1 сентябрь икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне капиталь ремонттан соң мәктәп янә үз ишекләрен ачты. Шул ук бинада урнашкан балалар бакчасы да зур үзгәрешләр кичергән. -Мәктәп бик матур, якты, иркен, белем алу өчен барлык шартлар да бар, кадерен белегез, - диде тантанага килгән...

Күтәмә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен 1 сентябрь икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне капиталь ремонттан соң мәктәп янә үз ишекләрен ачты. Шул ук бинада урнашкан балалар бакчасы да зур үзгәрешләр кичергән.

-Мәктәп бик матур, якты, иркен, белем алу өчен барлык шартлар да бар, кадерен белегез, - диде тантанага килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Мәктәп ишегалды гына бераз фонны бозып тора. Киләсе елга бирегә асфальт түшәүне планга кертергә кирәк.
Район җитәкчесе мәктәп янында спорт мәйданчыгы ясарга да ышандырды.
Үз чиратында, мәктәп коллективы һәм укучылар бу зур бүләк өчен җитәкчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге матурлыкны тудыруда мәктәп коллективының да, ата-аналарның да өлешләре бар, ремонт барышында алар осталарга нык булышканнар.
Ремонтка 14 миллион сум чамасы акча тотылган. Идән, түшәм, стена, ишек-тәрәзәләр барысы да заманча, җылылык, су, канализация линияләре дә яңартылган, яңа җиһазлар, матур пәрдәләр кабинетларга матурлык өсти. Спорт белән шөгыльләнергә дә, хезмәт дәресләрендә эшкә өйрәнергә дә мөмкинлекләр арткан - спорт җиһазлары, яңа тегү машиналары, агач һәм тимер эшкәртү өчен станоклар алганнар.
Бүген мәктәптә 88 укучы белем ала. Бу уку елында 11 классны тәмамлаячак 10 егет һәм кыз 6 сабыйны беренче класска озатты. Аларны бүген бүләкләргә күмделәр. Быел 10 класста 5 укучы белем алачак, шуның берсе генә Күтәмәнеке. Туймәт, Кара Чишмә, Югары Кәминкә егетләре һәм кызлары укуларын биредә дәвам итәргә булганнар. 11 класста да бу авыллардан укучылар бар, аларны мәктәп автобуслары йөртә.
1 сентябрь көнне Туймәттә дә яңартылган мәктәпне ал тасмалар кисеп ачтылар. 30 ел хезмәт иткән белем учагы эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәргән.
Казаннан килгән осталар эшне җиренә җиткереп башкарганнар, дөрес, мәктәп коллективына да быел җәй яллар аз эләккән, ата-аналар һәм балалар да читтә калмаган.
Белем көненә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин укучыларны бәйрәм белән котлады, "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә укуларын теләде, ә авыл халкыннан укучылар санын киметмичә, авылны яшәтүләрен сорады.
Бүген мәктәптә 42 бала укый, алдагы 4-5 елда мәктәптә укучылар саны шул дәрәҗәдә сакланачак. Үткән уку елында 9 классны 6 укучы тәмамласа, быел 1нчегә 5 кыз килде. Район җитәкчесе аларга үзенең бүләкләрен дә тапшырды. Ә 9нчы чыгарылыш класста 7 укучы белем ала.
Тыштан сайдинг белән тышланган мәктәпкә бер соклансалар, иркен, якты коридорга килеп кергәч балалар "аһ" итте. Дөрестән дә, үзгәрешләр күп. Пластик тәрәзәләр, заманча ишекләр, якты диварлар, шома идәннәр - барысы да сокланырлык. Класслардагы җиһазлар да яңа, кабинетлар саны да арткан.
Бу тантанада катнашкан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов туймәтлеләрне Белем көне уңаеннан тәбрикләде, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлавын да җиткерде.
2нче Чирмешән мәктәбендә дә 1 сентябрь көнне укучылар, ата-аналар тантаналы линейкага җыелдылар.
Бу чарада район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да катнашты. Фердинат Мидхәт улы укучыларга укуларында уңышлар, укытучыларга тәртипле, белемле укучылар теләде һәм 1 класска баручы 13 сабыйга бүләкләр тапшырды. Бу уку елында мәктәптә 142 укучы белем алачак, ә 11 класска килгән 8 егет-кызны олы сынаулар көтә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күтәмә мәктәбе Туймәт мәктәбе