Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Колорадо коңгызы белән көрәшәбез

Элек бәрәңгенең төбен йомшартып өйгәч, көзгә кадәр аның турында оныта идек, дип сөйли өлкән буын апа-абыйлар. Ә хәзер бәрәңге баш төртү белән колорадо коңгызлары да "утырып чыга" дияргә була. Газета укучыларыбыз бу корткычларга каршы ничек көрәшә икән? Сорашуыбыз шул хакта. Оркыя Нуретдинова (Иске Кади): - Агулаган бәрәңге ашыйсы килми. Шуның...

Элек бәрәңгенең төбен йомшартып өйгәч, көзгә кадәр аның турында оныта идек, дип сөйли өлкән буын апа-абыйлар. Ә хәзер бәрәңге баш төртү белән колорадо коңгызлары да "утырып чыга" дияргә була. Газета укучыларыбыз бу корткычларга каршы ничек көрәшә икән? Сорашуыбыз шул хакта.

Оркыя Нуретдинова (Иске Кади): - Агулаган бәрәңге ашыйсы килми. Шуның өчен, үткән елларда, кортлар белән төрлечә көрәшеп кардык: түтәл араларына тырнак гөле дә (календула) утырттык, сарымсак белән көл суы да әчетеп сиптек, тик файдасын гына күрмәдек. Бер тапкыр булса да химик препарат кулланмыйча булмый. Гадәттә, "Децис", "Корадо" сибәбез. Әлегә коңгызлар бик күп түгел, иртә-кич җыябыз, йомыркаларын сытабыз. Соңрак даруларга туры килер инде, зур участоктан аны чүпләп кенә бетереп булмый. Үткән ел кечкенә бакчадагысын агуламадык, кортларны җыеп бетерә алдык. Кыш буе экологик чиста бәрәңге ашадык.
Иван Наумов (Андреевка): - Безнең бәрәңге мәйданы зур түгел, әлегә кортлар да аз күренә, аларны җыябыз гына. Тик химик препарат кулланмыйча булмас.
Гөлия Мортазина (Утыз Имән): - Орлыкны "Престиж" белән эшкәртеп чәчкәч бәрәңгегә колорадо коңгызлары килми дигәч, шушы препаратны алган идем, тик нигәдер агулап чәчәсе килмәде. Хәер, химик препарат кулланмыйча гына кортлардан котылып булмый. Без гадәттә "Корадо", "Танрек" сиптерәбез.
Михаил Федоров (Әккәрәй): - Әлегә колорадо коңгызлары аз, личинкалары күренә башлагач агу сиптермичә булмас, башка елларда "Корадо" сиптерә идек, быел да шуны кулланырбыз.
Рагидә Зөфәрова (Лашман): - Тирә-күршеләр "Престиж" белән эшкәртеп чәчте, әллә шуның тәэсиреме, быел кортлар аз күренә. Без үзебез дә шул препаратны алдык, тик орлыгын ук агулыйсы килми, бәрәңгесенә дә күчәдер кебек. Сабакларына гына сипкәч, агу сабак төбенә үк төшмидер әле. Без "Престиж"ны бәрәңгенең яфракларына гына сибәбез, нәтиҗәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: колорадо коңгызы Чирмешьн районы