Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кара Чишмәдә көзге чәчүгә керешә дә алмадылар

Һава торышына бәйле рәвештә, озак вакыт яңгырлар яумады, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә нибары 8710 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелде. "Кара Чишмә", "Алга", "Моляков В.А.", "Татагро" җәмгыятьләрендә көзен кырларга чәчү агрегатлары чыга да алмады. "ЧирмешәнАГРО", "Сөлчә", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Авангард", "Ильхан", "Серендеев Н.И.", "Лениногорск Агрофирмасы" өлгеррәк булдылар. Хәзер чәчелгән участокларында матур...

Һава торышына бәйле рәвештә, озак вакыт яңгырлар яумады, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә нибары 8710 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелде.

"Кара Чишмә", "Алга", "Моляков В.А.", "Татагро" җәмгыятьләрендә көзен кырларга чәчү агрегатлары чыга да алмады. "ЧирмешәнАГРО", "Сөлчә", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Авангард", "Ильхан", "Серендеев Н.И.", "Лениногорск Агрофирмасы" өлгеррәк булдылар. Хәзер чәчелгән участокларында матур шытымнар баш калкытты.
Бүген төп көчне җирләр эшкәртүгә туплар чак. Бу эшне әле тагын 23 мең 843 гектарда башкарасы (16 мең 978 гектарда сөрү агрегатлары узган).
"Үтәмеш АГРО", "Кара Чишмә", "Чирмешән Агрохезмәтләре", "Алга", "Моляков В.А." хуҗалыклары бу агротехник чараны соңга калдырдылар, җир эшкәртүдә иң начар эшләүчеләр.
Ә менә "Чирмешән АГРО" барлык җирләрен дә эшкәртеп куйды. "Лениногорск Агрофирмасы" да алдынгы сафта.
Кайбер участокларда әле һаман салам да җыеп алынмаган. 800ләп гектарда шикәр чөгендере тамырда килеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы арыш бодае көзге чәчү