Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кара Чишмә үрдәкләре бәлешкә тәм кертә

Чирмешәндә узган атнада булган бәйрәм ярминкәсендә бодай һәм арпа да саттылар - алдылар. Кармыш кырларында үстереп җыелган бодайның килосы 10, ә Нурлат аграр техникумының район филиалы тәкъдим итүче арыш 8 сум тора. Бөртекләре чиста, коры. Мин дә арпа алдым әле, - ди Чирмешәннән Җәүдәт Шәйхетдинов. - Аны көрпә белән кушып...

Чирмешәндә узган атнада булган бәйрәм ярминкәсендә бодай һәм арпа да саттылар - алдылар.

Кармыш кырларында үстереп җыелган бодайның килосы 10, ә Нурлат аграр техникумының район филиалы тәкъдим итүче арыш 8 сум тора. Бөртекләре чиста, коры.
Мин дә арпа алдым әле, - ди Чирмешәннән Җәүдәт Шәйхетдинов. - Аны көрпә белән кушып ваклыйм, тавыклар яратып ашый. Ярминкәдә мондый азык сатулары яхшы.
Кара Чишмә суларында коенып үскән казлар һәм үрдәкләр соңгы берничә ярминкәдә шулай ук тиз урнаша. Әгълүковлар бу юлы үрдәкләр алып килгәннәр, йолкып, юып, товар ясап. Үрдәк, каз ите - бәлешкә менә дигәне!
Ярминкәдә бозаулар да булды, кыш чыгара торганнар, берсе 26-31 мең сумлыклар. Тана яки үгез бозау кирәкме, сайлап алырга мөмкин. Бал, балык, мәтрүшкә, гөмбә, сөт һәм ит ризыклары, җылы кием, балык тоту өчен кирәк-ярак, он, тоз да саттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә Бәйрәмнәр