Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кандидатлар өчәү калды

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына алга таба кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатлар билгеләү буенча "Бердәм Россия" партиясе эчендә башлангыч тавыш бирү - праймериз Казанда узды. Анда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан да сайлый алучылар - выборщиклар инициатив группа оештырган тавыш бирүдә актив катнаштылар. "Бердәм Россия" безнең республикада тәүге тапкыр мондый формада...

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына алга таба кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатлар билгеләү буенча "Бердәм Россия" партиясе эчендә башлангыч тавыш бирү - праймериз Казанда узды. Анда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан да сайлый алучылар - выборщиклар инициатив группа оештырган тавыш бирүдә актив катнаштылар.

"Бердәм Россия" безнең республикада тәүге тапкыр мондый формада үткәргән әлеге чарада әүвәл кандидатлыкка кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр.
1588 сайлап алучы исә түбәндәгечә тавыш бирде:
Рөстәм Миңнехановны яклап - 1513; Марат Әхмәтов өчен - 874, Олег Морозовка - 789, Сергей Батинга - 705.
Шулай итеп Сергей Батин "Бердәм Россия"дән Президентлыкка кандидат булып бармаячак, дүрт кандидат арасыннан ул иң аз тавыш җыйды.
"Бердәм Россия"нең 4 июльдә үтәчәк төбәк конференциясендә исә югарыда телгә алынган кандидатлардан кемнең әлеге партиядән Татарстан Республикасы Президентлыгына кандидат буласы төгәл билгеләнәчәк. Ә кандидатлар өчәү: Татарстан Республикасы Президенты вызыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов; Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов; М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты каршындагы укыту-фәнни үзәк җитәкчесе Олег Морозов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сайлаулар