Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Үтәмеш мәчетенә яңа ай куйдылар

Иске Үтәмештә 1876 нчы елгы мәчет манарасына яңа ай куйдылар. Хәзер дин йорты 28 метр биеклеккә "менде". Тутыкмас тимердән, алтын йөгертелеп эшләнгән ай һәм аның җыелма элементлары Чиләбе өлкәсенең Юрүзән шәһәрендә коелган. Моңа 200 мең сум чамасы акча түләгәннәр. Мәчетнең мөнбәр ягында да яңа ай ерактан ук күренеп, ялт-йолт килеп...

Иске Үтәмештә 1876 нчы елгы мәчет манарасына яңа ай куйдылар. Хәзер дин йорты 28 метр биеклеккә "менде".
Тутыкмас тимердән, алтын йөгертелеп эшләнгән ай һәм аның җыелма элементлары Чиләбе өлкәсенең Юрүзән шәһәрендә коелган. Моңа 200 мең сум чамасы акча түләгәннәр.

Мәчетнең мөнбәр ягында да яңа ай ерактан ук күренеп, ялт-йолт килеп тора.
-Бу эшкә ничектер кыюсызрак тотынган идек, Ходай ярдәм бирде үзе. Читтә яшәүче хәлле якташлар, авылдашлар нык булышты, аларга рәхмәт кенә,- ди мәчетнең имамы Вәлирахман ага Газизов.
Лениногрскидан авылдашлары Рәис Сәлимгәрәев үзе генә дә - 100 мең, ә Бөгелмәдән Ренат Харисов 300 мең сум акча белән булышканнар. Бүген генә түгел, алар гел юмарт, нинди эш башланса да, беренчеләрдән икән.
Яңа ай менгергәнче, агач мәчетнең манарасын яңабаштан эшләгәннәр диярлек, аны төсле калай белән тышлаганнар. Инде 138 еллык иске бинаның түбәдәге такталары, терәкләре тузган шул инде, кайберләрен яңага алмаштырганнар. Материалларга, эш өчен осталарга түләүгә, җәмгысы 800 мең сумлап акча тотылган.
Имам әйтүенчә, авыл башлыгы Рәфис Мингулов, төзүче белгеч Муса Вилданов та мәчетне яңартуга үз өлешләрен керткәннәр, оештыру мәшәкатьләрен ансат буйсындырганнар.
-Авылдашыбыз Раилә Айсина кызы Алияне дә мактап языгыз әле, - диде Вәлирахман мулла. -Акчасын да кызганмый, пәрдәләргә кадәр кайтартты ул.Бик игелекле кеше.
Дин йортын төзекләндерү төгәлләнмәгән әле. Игелекле, динле якташлар хәлгә керсә, газ мичен яңартасылары, насос аласылары, электр чыбыкларын алыштырасылары килә. Бинага су челтәре тарту турында да хыялланалар. Олылар һәм яшьләр белән дә уртак тел табып эшли белүче, тормыш тәҗрибәле имамнары Вәлирахман ага, авылдашлары, Ходай хакына үз нигъмәтләреннән өлеш чыгарырга әзер якташлары булганда, шик юк, аларын да эшләп куярлар. Хәерле эшкә Ходай үзе дә булыша, көч бирә бит ул.
Бүген нефтьчеләрдән 60 тонна йөк күтәрелешле зур кран китертеп, Иске Үтәмешнең 1876 нчы елгы, районның иң олы мәчетенә алтынга манылган ай күтәрелде. Истәлекле вакыйга.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш