Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Элмәле чиркәвендә 136 еллык тәре

Авылда 1877нче елда янган чиркәү тәресен бүгенге көнгә кадәр саклый алганнар. Хәзер әлеге ике метрлы агачтан ясалган дини атрибут узган якшәмбе көнне генә ачылган яңа чиркәү эчен бизи. XVIIIнче гасыр башларында нигез салынган Иске Элмәле тарихында бу - биредә төзелгән өченче дин йорты, диләр. Аның беренчесе янганнан соң, революция алдыннан,...

Авылда 1877нче елда янган чиркәү тәресен бүгенге көнгә кадәр саклый алганнар. Хәзер әлеге ике метрлы агачтан ясалган дини атрибут узган якшәмбе көнне генә ачылган яңа чиркәү эчен бизи.


XVIIIнче гасыр башларында нигез салынган Иске Элмәле тарихында бу - биредә төзелгән өченче дин йорты, диләр. Аның беренчесе янганнан соң, революция алдыннан, изге йортны ике катлы итеп, янә бурадан күтәрәләр.

Бабайлар сөйләве буенча, 30нчы елларда, дин йортларын җимергән чорда, безнең чиркәүнең дә зур тәресен бәреп төшерәләр.
Аннан аның калаен алып, түбәсен кабык белән генә ябып куялар,- дип сөйли авыл кешесе Аркадий Селиванов. - Сугыш алды елларында, без биш-алты яшьлек малай чакта, чиркәү бинасын клуб итеп кино күрсәткәннәре хәтердә.
Ә 1949нчы елда гыйбадәтханә йорты бүрәнәләреннән мәктәп төзиләр. Тарихка тагын бер күз салсак, хәзерге чорларга якынлашкач, дини йолалар 1987нче елдан авылның элеккеге балалар бакчасында уздырыла башлый.
Бүген ачылган Архангел Михаил чиркәвен халыктан җыйган акчага төзиләр. Аның настоятеле Игорь атакай әйтүенчә, 2007нче елда нигезе салынган 200 квадрат метр мәйданлы кирпеч бинаны хәзерге хәлгә җиткерү өчен 8 миллион ярым сумлык чыгымнар тотылган. Күмәк көч кую нәтиҗәсендә, 200ләп йорты булган 660лап кеше гомер итүче Иске Элмәлегә ялтырап торган гөмбәзләре булган православие гыйбадәтханәсе ямь бирә.
- Кайдадыр чиркәүләрне меценатлар, зур иганәчеләр төзетсә, монда Аллаһ йортын, рәхмәт, нигездә, авыл халкы үзе "күтәрде",- диде чиркәүне ачу бәйрәменә килгән Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий. - Шуның өчен авылда һәркем изге эшкә өлешемне керттем, минем күңелемнең бер өлеше монда дия ала.
Митрополит Иске Элмәледә служба да үткәрде. Чиркәү ачылу тантанасына район авылларыннан, Чирмешәннән бик күп халык, дин әһелләре җыелган иде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дин һәм тормыш Иске Эльмәле