Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңүчеләргә – чәй сервизы

Район укытучылары үз араларыннан иң оста волейболчыларны ачыклады. Язгы каникуллар чорында оештырылган бу спорт бәйгесе финалында Әккәрәй һәм Чирмешән лицее педагоглары очрашып, әккәрәйлеләр беренче урынны яулады. Мәктәп коллективлары арасында мондый ярышлар 1994 нче елдан бирле үткәрелә. Аның быелгысына 16 команда булып, 120 ләп катнашучы килгән. Бәйге шартлары буенча, командалардагы уенчыларның...

Район укытучылары үз араларыннан иң оста волейболчыларны ачыклады. Язгы каникуллар чорында оештырылган бу спорт бәйгесе финалында Әккәрәй һәм Чирмешән лицее педагоглары очрашып, әккәрәйлеләр беренче урынны яулады.


Мәктәп коллективлары арасында мондый ярышлар 1994 нче елдан бирле үткәрелә. Аның быелгысына 16 команда булып, 120 ләп катнашучы килгән. Бәйге шартлары буенча, командалардагы уенчыларның кимендә өчесе хатын- кыз булырга тиеш.

Иртәнге тугызда башланып кичке бишләргә кадәр дәвам иткән беренчелектә җиңү өчен киеренке уен Әккәрәй һәм Чирмешән лицее укытучылары арасында үтте. Нәтиҗәдә, бик аз аерма белән, өстенлек әккәрәйлеләр ягында. Күтәмә мәктәбе педагоглары- өченче, шешминкалылар- дүртенче урыннарда.

Җиңүчеләргә кубок, медальләр һәм чәй сервизлары тапшырылды.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт