Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиһазлар төзек, операторлар бар

Райондагы котельныйларның 86 проценты ягу сезонына әзер. Ремонт эшләре белән беррәттән, анда хезмәт куячак операторларның да белемнәрен сыныйлар. Бу хакта "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"ннән белештек. -Ягу сезонына әзерлек барышында барлык котельныйлардагы санау һәм контроль җиһазлары тикшерелде. Җылылык системаларын басым белән дә сынадык,- ди җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Михаил Арютин. Район...

Райондагы котельныйларның 86 проценты ягу сезонына әзер. Ремонт эшләре белән беррәттән, анда хезмәт куячак операторларның да белемнәрен сыныйлар. Бу хакта "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"ннән белештек.

-Ягу сезонына әзерлек барышында барлык котельныйлардагы санау һәм контроль җиһазлары тикшерелде. Җылылык системаларын басым белән дә сынадык,- ди җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Михаил Арютин.
Район коммуналчылары быел Әккәрәй балалар бакчасы котельныеның җылыту казанын алмаштырган. Мондый эшне тиздән Кармышта башкарачаклар. Иске Элмәле мәктәбенең котельныенда да ремонт үткәрү планлаштырыла.
Белгечләр ягу сезонында эшләячәк 80ләп операторның да белемнәрен тикшергәннәр.
Гадәттә, өч көн рәттән тәүлеклек температура уртача +8 градустан күтәрелмәсә, биналарга җылылык җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отопительный сезон

2
X