Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң матур балалар бакчасы Ульяновкада төзелә

Ульяновкада төзелүче балалар бакчасы үз тиңнәре арасында районда иң матур бакчаларның берсе булачак. Дөрестән дә, 50 урынга исәпләнгән бакча шәп ясала, затлы материаллар кулланып эшлиләр. Бина шактый зур мәйдан биләячәк. Быел файдалануга тапшырылырга тиешле бакчада бу айда башкарасылар шактый икән. Су, канализация челтәрләре сузалар, эчтә дә эшлиләр, аннары газ торбалары...

Ульяновкада төзелүче балалар бакчасы үз тиңнәре арасында районда иң матур бакчаларның берсе булачак.

Дөрестән дә, 50 урынга исәпләнгән бакча шәп ясала, затлы материаллар кулланып эшлиләр. Бина шактый зур мәйдан биләячәк. Быел файдалануга тапшырылырга тиешле бакчада бу айда башкарасылар шактый икән. Су, канализация челтәрләре сузалар, эчтә дә эшлиләр, аннары газ торбалары куясы, территорияне төзекләндерәсе була. Җиһазлар да кирәгә. Төзелеш темпын нык көчәйтү зарур.
Авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов әйтүенчә, бина төзелешенә шактый зур - 30 миллион сум чамасы акча тотылачак.
-Бездә мәктәпкәчә яшьтәге кырыклап бала бар, - ди хезмәт ветераны Владимир Иванов. - Бакча бик кирәк, ул бит яшьләр, авылның киләчәге өчен мөһим. Бу эшкә фатиха бирүчеләргә, җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт.
Ульяновкада, элеккеге бинасы нык тузганлыктан, балалар бакчасы ябылганга инде егерме биш еллап. Ниһаять, яңа бакча - яңа бина ачылачак. Ә күршеләрдә, шушы җирлектәге Девичья Полянада - мәктәп, Сосновкада күпфункцияле үзәк төзиләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш Ульяновка балалр бакчасы