Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хат ташучылар - редакция кунаклары

Узган елдагы кебек, район үзәгендә хат ташучылар шушы көннәрдә "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы редакциясе җурналистлары белән очраштылар. Чәй өстәле артында сүз хат ташучының җаваплы, авыр, әмма мактаулы хезмәте хакында барды, газета-журналларга язылуны оештыру үзенчәлекләре телгә алынды. Шөкер, авылларда матбугат басмаларын әле дә көтеп алалар, яңалыклардан хәбәрдар булып яшиләр, редакцияләргә...

Узган елдагы кебек, район үзәгендә хат ташучылар шушы көннәрдә "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы редакциясе җурналистлары белән очраштылар.

Чәй өстәле артында сүз хат ташучының җаваплы, авыр, әмма мактаулы хезмәте хакында барды, газета-журналларга язылуны оештыру үзенчәлекләре телгә алынды.
Шөкер, авылларда матбугат басмаларын әле дә көтеп алалар, яңалыклардан хәбәрдар булып яшиләр, редакцияләргә хатлар юллап, үз фикерләрен белдерәләр, проблемаларны күтәрәләр, игелекле кешеләргә рәхмәтләрен дә ирештерәләр.
"Безнең Чирмешән"дә, үз чиратында, власть һәм халык белән арадашчы ролен үти, күпчелекне борчый торган мәсьәләләргә игътибар юнәлтә, укучыларга мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат ирештерергә тырыша. Бүген газетаны 3400ләп адреска алдыралар. Билгеле, редакция абүнәчеләре санын киметмәскә омтылып эшли. Бүген, мәсәлән, 2015 елның беренче яртысына матбугатка язылу кампаниясен нык тизләтергә кирәк. Гадәттә, райондашларыбызның бер өлеше, нигәдер, бу эшне ел азагына калдыра, хәтта онытып, газета-журналсыз да кала. Кайберәүләрнең почтага килергә вакыты юк. Журналистлар фикеренчә, Чирмешәндә хат ташучылар, авыллардагы кебек, һәр өйдә булып заказ кабул итсә абүнәчеләр нык күбәер иде.
Венера Белова, Мөхлисә Каюмова, Елена Зотова, Елена Макарова дистәләрчә йортка, оешмаларга матбугат басмалары китерәләр, пенсия дә тараталар, кирәк булса, бер-берсенә булышалар. Хат ташучылар җитешмәү аларга өстәмә мәшәкатьләр тудыра икән. Эш хаклары да түбәнрәк шул.
Асия Миндарова исә иң стажлы хат ташучы, бу хезмәттә инде 20 ел. Кече Чегодайда, Кирпеч заводында, район үзәгендәге берничә урамда ул почтаны тоткарлыксыз ияләренә җиткерә, бик уңган, җаваплы хезмәткәр.
-Эшебезгә этләр комачаулый,- ди ветеран.- Үземне дә бәйдән ычкындырылган эт тешләп җәрәхәтләде, әле узган атнада янә бер хезмәттәшебезгә усал эт ташланган.
Ничек кенә булмасын, хат ташучыларга киләсе елда да почтаны вакытында таратырга көч, түземлек, тиражларның-заказларның кимемәвен телибез.
-Без сезнең хезмәт өчен бик рәхмәтле, без сезгә ышанабыз,- диде "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров.- Матбугатка язылу вакытында өйләргә дә ешрак кергәләсәгез иде. Редакция хезмәткәрләре бу чорда сезгә ярдәмгә килергә гел әзер. Ел азагында иң яхшы элемтә бүлекчәсен һәм берничә абүнәчене бүләкләргә дә ышандырабыз.
2015 елның беренче яртысында алдыру өчен райондашларыбыз 927 данә вакытлы матбугат басмасына язылган. Кызганыч, күпчелек бу эшне соңгы көннәргә калдыра.
Элемтә бүлекчәләре начальниклары әйтүенчә, елдагыча, газета-журналларга язылу авыррак башланган.
Шешминка элемтә бүлекчәсе начальнигы Валентина Кузьмина сүзләре буенча, бүген биредә 40 басмага заказ карточкасы тутырылган, шул исәптән 20се район газетасына. Шешминкадан Тамара Самойлова, Александра Королькова, Нагайдан Павел һәм Надежда Юриннар һәрвакыт беренчеләрдән булып матбугат басмаларына язылалар һәм берничә газета-журнал алдыралар.
-Бүген район газетасын ике авылда (Лашман һәм Әмир) 300 гаилә алдыра, - ди Лашман элемтә бүлекчәсе начальнигы Рушания Миһманова. - Алдагы елның беренче яртысына аңа нибары 25 кеше язылды. Күпчелек подписканы ноябрь аенда оформить итә.
Лагерка элемтә бүлекчәсе өч авылга: Лагеркага, Мордва Афонькәсе һәм Ишлинкага хезмәт күрсәтә.
-Бездә халык беренче чиратта район газетасына өстенлек бирә,- ди бүлекчә начальнигы Зинаида Ларионова. - Аңа 30дан артык кеше карточка тутырды да. Авылдашларыбыз арасында газета-журналларны яратып укучылар күп, кайберәүләр алты-җиде басма алдыра. Әйтик, Мордва Афонькәсеннән Вера Родионова, Ишлинкадан Николай Петряков, Лагеркадан Светлана Дормидонова һәм Надежда Васильева шундыйлардан.
Иске Кади элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Илалиева әйтүенчә, биредә "Безнең Чирмешән", "Акчарлак", "Юлдаш", "Безнең гәҗит" газеталарына өстенлек бирәләр, тутырылган карточкаларның күп өлеше район газетасына туры килә.
-Хат ташучыларыбыз Мәдинә Мөхетдинова, Әлфия Шәрипова, Иркәнур Сафина бик тырышып эшлиләр, - ди бүлекчә начальнигы.-Һәр йортка кереп, газета-журналларга заказ карточкалары тутыралар.
Күтәмә элемтә бүлекчәсе начальнигы Светлана Мотягина сүзләре буенча да, авыл халкы газета-журналларга язылырга бик ашыкмый.
Бүген биредәге 96 гаиләгә район газетасы килә. Яңа елның беренче яртыеллыгына аңа 15 заказ карточкасы бар. Монда да эш соңгы көннәргә кала.
Кадыйр ГОМӘРОВ.
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка

2
X