Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык битарафлыгы чиновникларны “боза”

Узган ел районда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә закон бозуның 177 очрагы ачыкланган, алар буенча прокуратура тарафыннан 38 протест белдерелгән. 36 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Агымдагы елда бу өлкәдә 9 закон бозу очрагы ачыкланган. 2015 елда республиканың Эчке эшләр министрлыгы коррупция юнәлешендәге 1130 җинаятьне ачыклаган. Җинаять эшләре буенча зыян күләме...

Узган ел районда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә закон бозуның 177 очрагы ачыкланган, алар буенча прокуратура тарафыннан 38 протест белдерелгән.

36 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Агымдагы елда бу өлкәдә 9 закон бозу очрагы ачыкланган.
2015 елда республиканың Эчке эшләр министрлыгы коррупция юнәлешендәге 1130 җинаятьне ачыклаган. Җинаять эшләре буенча зыян күләме 861,8 миллион сум тәшкил итә.
Коррупция - җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Аның белән белем бирү, сәламәтлек саклау, халыкка хезмәт күрсәтү, хокук саклау органнары оешмаларында да очрашабыз. Кемдер ала, кемдер бирә. Ә коррупцияне җиңәргә мөмкинме? Күп кенә илләр, тулаем тамырын корыта алмасалар да, аны кешеләр язмышына нык тәэсир итмәслек дәрәҗәдәге чиккә төшерә алганнар. Бу хакта райондашларыбыз нәрсә уйлый икән.
Алия, Лашман: - Минемчә, аны җиңә алмаслар. Моның белән дәүләт җитди көрәшә башласа, билгеле, нәтиҗәсе булыр. Ә без сөйләп кенә файдасы юк.
Сергей, Күтәмә:- Коррупцияне Петр I дә җиңәргә хыялланган, ниндидер чаралар да күргән, ялгышмасам, ришвәт алучыларның хәтта кулларын да чабып өзгәннәр, әмма файдасы булмаган. Россия халкының канындадыр инде бу "чир".
Юлия, Чирмешән:- Була. Әмма аңа каршы бергәләп көрәшергә кирәк. Кайбер очракта халык үзе ришвәт биреп, чиновникларны боза. Ә инде ришвәт таләп иткәндә бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәктер.
Лена, Шешминка:- Бик тырышсалар, бәлки уңай нәтиҗәләргә ирешә алырлар. Әмма әлегә кадәр кайбер җаваплы урыннардагы кешеләргә карата җинаять эшләре кузгатсалар да, һаман да алучылар да, бирүчеләр дә бар.
Гүзәлия, Чирмешән:- Була, бер-ике ришвәт алучының халык алдында кулларын балта белән чабып алсалар. Кайбер илләрдә андый җәза каралган да бугай әле.
-Ришвәтчелекне хакимият органнары, мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек бергә эшләгәндә генә җиңеп булачак, - ди муниципаль район башлыгының коррупция­гә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин. - Әмма халык бу проблемага битараф. Район хакимияте, район үзәк больницасы һәм күпфункцияле үзәк биналарында инде берничә ел "ышаныч тартмалары" эленеп тора. Аларны даими ачып, тикшереп торсак та, монда ришвәтчелек белән бәйле шикаятьләр булганы юк. "Халык контроле" сайтында да коррупциягә каршы көрәш буенча бүлек бар. Теләге булган һәркем анда кереп, ришвәтчелек белән бәйле очраклар турында аноним рәвештә хәбәр итә ала. Кызаныч, бу хезмәттән дә файдаланучылар юк диярлек. Коррупциягә бәйле сорау­лар белән миңа 2-58-37 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
-Районда ришвәтчелеккә кагылышлы проблема һәрвакыт актуаль булып кала. Район прокуратурасы коррупциягә каршы көрәшүгә аерым игътибар бирә, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Әйтик, без, кагыйдә буларак, дәүләт һәм муниципаль органнарда хезмәт кую­чыларның эшчәнлеген контрольдә тотабыз. Мә­сәлән, узган елны бер муниципаль хезмәткәрнең коммерциячел оешманың оештыручысы булуы ачык­ланды. Әмма бу факт керем турында белешмәдә күрсәтелмәгән булган. Гомумән, муниципаль һәм полиция хезмәткәрләренең керемнәре турында белешмәләрен тикшерүләр нәтиҗәсендә керем турында мәгъ­лүматларны дөрес күр­сәтмәү очраклары ачык­ланды. Кайберәүләр төзелеп бетмәгән төзелеш объектларын күрсәтмәгәннәр, башкалар авыл хуҗалыгы җирләрендә өлешләре булуы турында "язарга онытканнар", транспорт чарасы сатудан кергән керем турында да "истән чыгаручылар" булды.
Муниципаль һәм дәү­ләт милкен нәтиҗәле һәм максатчан куллану өлкәсе дә прокуратура хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмый. Бу тармакта да закон бозу очраклары теркәлгән. Район прокуратурасы үткәргән тикшерүләр җирле үзидарә органнары төзегән 38 законсыз хокукый актны да ачык­лаган. Аларның бер өлеше гамәлдән чыгарылган, башкалары закон таләп­ләренә туры китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чиновник коррупциягә юк! ришвәтчелек