Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ГАЗЕТАЛАР ЯҢАЛЫК АЛЫП КИЛӘ

- Район газетасына язылмыйча калганым юк, - ди Кара Чишмә авылында яшәүче Мәгъсүмә апа Хисамова. - Без бит инде олы яшьтәге кешеләр, әллә кая чыгып йөри алмыйбыз, ә "Безнең Чирмешән"не аласың да, бөтен район яңалыкларын беләсең. Мин аны бик игътибарлап, беренче битеннән соңгысына кадәр укып чыгам. Мәгъсүмә апа, район газетасыннан...

- Район газетасына язылмыйча калганым юк, - ди Кара Чишмә авылында яшәүче Мәгъсүмә апа Хисамова.


- Без бит инде олы яшьтәге кешеләр, әллә кая чыгып йөри алмыйбыз, ә "Безнең Чирмешән"не аласың да, бөтен район яңалыкларын беләсең. Мин аны бик игътибарлап, беренче битеннән соңгысына кадәр укып чыгам.

Мәгъсүмә апа, район газетасыннан тыш, "Ирек мәйданы", "Юлдаш", " Ватаным Татарстан" газеталарына да заказ карточкалары тутырган.

"Безнең авыл халкы газета-журналлар укырга ярата. Матбугат басмаларына күп язылалар,- ди хат ташучы Илмира Нуретдинова да.

- Вәсимә Җәләева, Рәшит Әхмәдиев, Гакилә Хәмәдиева ел саен беренчеләрдән булып газета-журналларга язылып куялар. Бүген мин 400 данә матбугат басмасы таратам, шуның 111се - район газетасы.

Подписка вакыты - безнең өчен аеруча авыр чор. Шулай да сынатмаска тырышабыз. Бүген бит хат ташучы икътисадчы, хисапчы да, психолог та булырга тиеш. Чөнки коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә җыябыз, пенсияләр дә таратабыз. Һәркем: өлкәннәр, яшьләр белән дә уртак тел табып эшләргә кирәк".

Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА.

2012 елның беренче яртысында алдыру өчен, вакытлы матбугат басмаларына яздыру вакыты тәмамланып килә.
Район почта элемтәсе бүлегеннән белешүебезчә, район буенча барлыгы 11966 заказ карточкасы тутырылган (план - 15170), шуның 3020се - район газетасына.
Райондашларыбыз "Республика Татарстан", "Ватаным Татарстан", "Ирек мәйданы", "ЗОЖ" ("Здоровый образ жизни"), "Сувар", "1000 советов", "Татарстан яшьләре" газеталарын да өстен күрәләр.
Газета - журналларга яздыру дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән язылу вакыты