Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәннең кайбер объектларында техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми

Район территориясендә кайбер төзелеш объектларында хезмәт куючылар башларына каска кими, я түбәләрдә саклану каешларсыз эшлиләр. Яисә төзүчеләр өчен анда ял итү, кием алыштыру урыннары юк. Саный китсәң, мондый җитешсезлекләр байтак җыела. Төзелеш объектларындагы эш шартларын, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен район башкарма комитеты каршында төзелгән Координацион совет та күзәтә. Сентябрь аенда...

Район территориясендә кайбер төзелеш объектларында хезмәт куючылар башларына каска кими, я түбәләрдә саклану каешларсыз эшлиләр. Яисә төзүчеләр өчен анда ял итү, кием алыштыру урыннары юк. Саный китсәң, мондый җитешсезлекләр байтак җыела.

Төзелеш объектларындагы эш шартларын, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен район башкарма комитеты каршында төзелгән Координацион совет та күзәтә. Сентябрь аенда аның эшче төркеме районда баручы дистәдән артык төзелеш объектын тикшергән.
-Җитешсезлекләр булып тора. Әйтик, бер генә мисал, Чирмешәндәге бер объектта кран эшли, ә шул вакытта аның янәшәсеннән җәяүлеләр, балалар үтеп йөри. Төзүчеләр кран тирәсенә чит кешеләрне уздырырга тиеш түгелләр, югыйсә. Бу - тормыш өчен куркыныч, - ди совет әгъзасы, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык эшләре буенча урынбасары Илнар Минһаҗев. - Хезмәтне саклауның, техника куркынычсызлыгының таләпләре күп. Эш бирүчеләр аларны үтәргә бурычлы. Төзелеш бара икән, анда чит кешеләрне кертергә ярамый. Әлеге территориянең тирә-ягы тотып алынган, чүп-чардан, төзелеш калдыкларыннан арындырылган булуы шарт. Ут чыккан очракка исә ут сүндергечләр (огнетушительләр) кирәк. Элемтә чараларыннан башка да булмый. Саный китсәң, таләпләр моннан кала да шактый. Координацион совет шундый җитешсезлекләрне теркәп, эш бирүчеләргә аларны тиз арада бетерергә киңәш итә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы техника куркынычсызлыгы

2
X