Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәннең балалар тудыру бүлегендә әлегә малайлар ”хуҗа”

Районыбызда 2016 елның беренче баласы 3 январь көнне дөньяга килде. Чирмешәннән Ләйсән Малая улы Аделне кичке тугызынчы яртыда тапкан. Бәбинең авырлыгы 3 килограмм да 940 грамм. Бу сабый Малыйлар гаиләсенең икенче баласы. Әнинең дә, баланың да хәлләре яхшы, диделәр район үзәк больницасының балалар тудыру бүлегеннән. 5 январь көнне Ивашкино авылыннан...

Районыбызда 2016 елның беренче баласы 3 январь көнне дөньяга килде. Чирмешәннән Ләйсән Малая улы Аделне кичке тугызынчы яртыда тапкан.

Бәбинең авырлыгы 3 килограмм да 940 грамм. Бу сабый Малыйлар гаиләсенең икенче баласы. Әнинең дә, баланың да хәлләре яхшы, диделәр район үзәк больницасының балалар тудыру бүлегеннән.
5 январь көнне Ивашкино авылыннан Марина Иванова да малай тапкан. Аңа Егор дип исем кушмакчылар.
Әлегә балалар тудыру бүлегендә гел малайлар "хуҗа". Яңа ел алдыннан, 31 декабрь көнне туган ике бәби дә - ир-егетләр.
Быел бәби тапкан әниләрне Кыш бабай белән Кар кызы да котлап, бүләкләр белән сөендерделәр. Район җитәкчелеге исеменнән дә тәбрикләделәр әниләрне. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров әниләргә дә, бәбиләргә дә саулык-сәламәтлек теләделәр.
Сүз уңаеннан, узган 2015 елда район үзәк больницасының балалар тудыру бүлегендә 177 нарасый дөньяга килгән (2014 тә - 173).
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балалар тудыру бүлеге үзәк больница