Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләрнең коммуналь хезмәтләргә 1 миллион 400 мең сум бурычы бар

Район халкының "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"нә 2 миллионнан да күбрәк бурычлары бар. Чирмешәнлеләрнең бурычлары бер миллион 400 меңнән дә артып киткән. -Гадәттә, бер үк кешеләр еллар буена коммуналь хезмәтләр өчен түләми, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте генераль директоры Айрат Шакиров. - Андыйларны судка да бирәбез, тик нәтиҗәсе генә...

Район халкының "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"нә 2 миллионнан да күбрәк бурычлары бар. Чирмешәнлеләрнең бурычлары бер миллион 400 меңнән дә артып киткән.

-Гадәттә, бер үк кешеләр еллар буена коммуналь хезмәтләр өчен түләми, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте генераль директоры Айрат Шакиров. - Андыйларны судка да бирәбез, тик нәтиҗәсе генә аз. Совет урамында яшәүче бер гаиләнең бурычы 100 мең тирәсе үк. Ул бурычын каплау турында уйламый да.
Яшьләр урамында яшәүче бер гаилә коммуналь челтәрләргә - 39 мең, Октябрьский урамындагы гаилә 22 мең сум бурычлы. Суд приставлары да бу эшне алга җибәрә алмаганнар. Мәктәп урамында да 11 мең сум бурычы булган гаилә яши.
Кирпеч заводында яшәүчеләрнең гомуми бурычы 95 мең сумнан да артыграк.
Июнь аеннан авылларда яшәүчеләр дә су өчен коммуналь челтәрләргә түли башлады. Тик берничә ай эчендә дә кайбер авылларның байтак бурычлары җыелырга өлгергән. Туймәтлеләр - 110 мең, Лашман буенча - 61 мең, Кара Чишмә халкы - 55 мең, түбәнкәминкәлеләр - 47 мең, иске элмәлелеләр - 35, яңаэлмәлелеләр 33 мең сум бурычлы.
2016 елның 1 январена кадәр барлык хуҗалар да су санагычлар куйдырырга тиеш. Юкса аларга норматив буенча зур суммалар түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Коммуналь хезмәтләр өчен түләү