Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр сайлауларга якты өметләр белән бара

Алдагы якшәмбедә, 13 сентябрь көнне Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органннарына депутатлар сайлыйбыз. Якташларыбыз сайлау участокларына нинди уй-өметләр белән бара соң? Любовь Калмыкова (Иске Элмәле): - Һичшиксез, сайлауларга барып үз тавышымны бирәчәкмен, аның өчен күп вакыт кирәкми. Иң мөһиме - Украинадагы кебек хәлләр бездә булмасын, дип телим. Республикабызда шулай дус...

Алдагы якшәмбедә, 13 сентябрь көнне Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органннарына депутатлар сайлыйбыз. Якташларыбыз сайлау участокларына нинди уй-өметләр белән бара соң?

Любовь Калмыкова (Иске Элмәле): - Һичшиксез, сайлауларга барып үз тавышымны бирәчәкмен, аның өчен күп вакыт кирәкми. Иң мөһиме - Украинадагы кебек хәлләр бездә булмасын, дип телим. Республикабызда шулай дус булып, сугышлар чыгармыйча, тату яшик. Эш хакларыбыз арта төшсен иде. Нәрсә яшереп торырга, анысына да күбебез өметләнеп яши. Тормышыбыз болай начар түгел, менә безнең авылда гына да соңгы елларда никадәр үзгәреш. Өр-яңа мәдәният йорты төзелде, районда моннан да матур клуб бармы икән?! Мәктәпне ремонтладылар. Яңа чиркәвебез эшләп тора. Болары бик яхшы.
Сайлаучы буларак, "Авыл советы"на сайланачак депутатларга наказым бар. Авылда балалар бакчасында урыннар җитми. Шәхсән миңа, эшкә киткәндә баланы каядыр калдыру проблема. Ульяновкага ук йөртергә туры килерме инде. Балалар бакчасын зурайта алмаслармы икән. Аннан без яши торган Садовая урамында язын, көзен пычрак. Юлны ничектер яхшыртасы иде. Мин шуларга өметләнеп, шуларны эшләмәсләрме икән дип, сайлауда тавышымны бирәчәкмен.
Ландыш Мортазина (Кара Чишмә): - Безнең үзебезнең крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Ит сатабыз. Утыз баш мөгезле эре терлек асрыйбыз, шуның бишесе - сыер. Эшлим, мал асрап көн күрим дигән кешегә республикада ярдәм итәргә тырышалар. Сыерларга субсидия алабыз, быел бер башка өчәр мең сум бирәбез, диләр. Бушлай сыер саву аппараты алдык. Инде мини-ферма төзү өчен бирелүче 200 мең сум алырга язуларны ясап тапшырдык, анысын да вәгъдә иттеләр. Бу ярдәм яхшы бит инде. Шунлыктан, мондый булышулар республикада киләчәктә дә өзелмәсен дип тавыш бирәм.Эшләгән, иренмәгән кешегә мөмкинлек бар хәзер. Азрак йокларга гына кирәк. Әле менә пай җирләрен үзебезгә алмакчыбыз. Терлек азыгын шунда үстереп була, анысын да ал, беркем каршы килми. Шушы тотрыклылык, тынычлык өчен барып сайлаячакбыз. Эшкә дәртебез сүнмәсен.
Мария Шәмгунова (Чирмешән): - Минем сайлауларны калдырганым юк. Быел кызым Карина да беренче тапкыр тавыш бирә, аңа 18 яшь тулды. Бәлки бүләк тә бирерләр әле үзенә. Элек, без яшь чакта шундый гадәт бар иде бит.
Яшәген җиребездә тынычлык булсын дип сайлыйм. Сайланачак Президент республикада шул сәясәтне дәвам итсен. Төрле милләт халыклары, күз тимәсен, дус, тату яшибез. Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кырын караучы юк. Теләгән кеше мәчеткә, теләгәне чиркәүгә йөри. Спортта Татарстан бөтен дөньяга танылды. Ниндидер зур-зур заводлар төзелә. Бар да яхшы. Эш хакларыбызны бераз арттырсалар тагын да шәп булыр иде. Монысына да өметләнеп тавыш бирәбез. Калганыннан шәхсән мин бик канәгать. Җирле Советларга депутат булырга баручы кандидатларга да сайлауларда уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән сайлаулар