Районда телсезләр, чукраклар белән ишарәләр ярдәмендә сөйләшүче белгеч - сурдотәрҗемәче юк икән, аны Мәскәүдә укытачаклар. Сукыр кешеләр эш, финанс кәгазьләрендә факсимиль имзадан - әзер штамптан файдалану мөмкинлеге булуын белми. Район үзәк больницасында инвалидлар проблемаларына кагылышлы "Түгәрәк өстәл"дә моннан кала да хәл итәсе башка байтак мәсьәләләр хакында сүз кузгаттылар.
"Түгәрәк өстәл"гә...
Районда телсезләр, чукраклар белән ишарәләр ярдәмендә сөйләшүче белгеч - сурдотәрҗемәче юк икән, аны Мәскәүдә укытачаклар. Сукыр кешеләр эш, финанс кәгазьләрендә факсимиль имзадан - әзер штамптан файдалану мөмкинлеге булуын белми. Район үзәк больницасында инвалидлар проблемаларына кагылышлы "Түгәрәк өстәл"дә моннан кала да хәл итәсе башка байтак мәсьәләләр хакында сүз кузгаттылар.
"Түгәрәк өстәл"гә үз машинасы белән килгән бер хатын-кызның проблемалары еш кына оешма, учреждениеләрнең ишек төбеннән үк башлана икән. Таяклар ярдәмендә хәрәкәт итүче бу якташыбыз әйтүенчә, инвалидларга машина кую өчен билгеләнгән урыннарда сау-сәламәт кешеләр техникаларын калдыра. Юл билгесе дә урнаштырылган югыйсә. Сүз уңаеннан, әлеге кагыйдәне бозган өчен машина йөртүчеләргә штраф күләме дә зур - 5 мең сум.
Район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов больницада да "Каршылыксыз мохит"ның аксый төшүен, бу юнәлештә әле эшнең күп булуын таный. Әле ярый стационарда лифтны эшләтеп җибәрә алдылар. Физик мөмкинлекләре чикле кешегә хәрәкәт итү бераз ансатлашты, ә менә поликлиникада бер каттан икенче катка эләгү - мең бәла. Даими чистартып торырга тырышсалар да, коляскада йөрүче инвалидларга язын, кышын пандуслардагы боз, кар комачаулый.
Табиблар, медицина иминиятләве, пенсия фонды, социаль яклау хезмәте белгечләре һәм район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илназ Газыймов, физик мөмкинлекләре чикле берничә якташыбыз катнашындагы сөйләшүдә инвалидларны бушлай дарулар, санаторийларга юлламалар белән тәэмин итү, инвалидлык алу тәртипләре турында һәм башка мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар. Инвалидларның яшәүгә дәртен уяту, аларны активлаштыру мөһимлеге дә әйтелде.
-Безнең кебекләр үз эченә генә бикләнеп яшәмәсен иде. Шәһәрләргә тернәкләндерү үзәкләренә барырга кирәк. Мин үзем андый урыннарда булырга тырышам. Анда сәламәтлеге белән проблемасы булганнар дөньяда син генә түгел, башкалар да барлыгын күрәсең. Алар белән аралашу мөһим. Төшенкелеккә бирелмик, - ди Ландыш Фәсхетдинова.
Ә табиблар сәламәтлеккә игътибарны арттырырга өнди. Нинди мөмкинлек булып та, Чирмешәндәге бассейнга, Боз сараена, спорт залларына кеше аз йөрүе дә борчый аларны. Район үзәк больницасына Шешминская урамы ягыннан кергәндә стенага зур баннер эленгән. "Сәламәт йөрәккә биш адым" дип атала ул. Саулыгыбызны иртә югалтмас өчен, чирмешәнлеләр анда язылганнарны истә тотсыннар иде, диләр.
Нет комментариев