Инвалидлар җәмгыяте тег белән яңалыклар
-
Мәдинә Талипова Чирмешән районы инвалидларының проблемаларын хәл итү өчен тырыша
Түбән Кәминкә авылыннан 14 яшьлек Инсаф Ибраһимовка инвалид коляскасы кирәк. Аяклары йөрмәүче егеткә аны инде берничә ел вәгъдә итәләр итүен. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова редакциядә безнең алда гына да шушы коляска мәсьәләсендә анда-монда әллә ничә шалтыратып алды. Моңа кадәр дә Казанга, Чистайга төрле оешмаларга "чыккалаган". Әтисе, әбисе белән...
-
Сертификат акчасына махсус коляска алдык
Район инвалидлар җәмгыяте безнең кебек мөмкинлеге чикле балалар үстерүче гаиләләргә гел ярдәм итә. Җәмгыятьнең элеккеге рәисе Илназ Газыймов, бүгенге рәисе Мәдинә Талипова һәм Ирина Митяева тырышлыгы белән районда 10 гаиләгә 25әр мең сумлык сертификатлар тапшырдылар. Безнең проблемаларны аңлап, рухи һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен аларга һәм нефтәчеләргә зур рәхмәт. Әлеге...
-
Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте кызыклы чарага чакыра
16 январьда Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе бинасында район инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе үткәрелә. Башлана 8 сәгатьтә. Ә 9:20 сәгатьтә биредә балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы тамаша - Әлмәт курчак театры спектакле, зур концерт оештырыла. Яр Чаллы шәһәреннән килгән комда рәсем ясау осталары шоу һәм теләүчеләргә мастер-класс күрсәтәләр. Кызыклы чарага рәхим...
-
Чирмешәнгә сурдотәрҗемәче дә кирәк
Районда телсезләр, чукраклар белән ишарәләр ярдәмендә сөйләшүче белгеч - сурдотәрҗемәче юк икән, аны Мәскәүдә укытачаклар. Сукыр кешеләр эш, финанс кәгазьләрендә факсимиль имзадан - әзер штамптан файдалану мөмкинлеге булуын белми. Район үзәк больницасында инвалидлар проблемаларына кагылышлы "Түгәрәк өстәл"дә моннан кала да хәл итәсе башка байтак мәсьәләләр хакында сүз кузгаттылар. "Түгәрәк өстәл"гә...
-
Чирмешән инвалидлары эш сорый
Районыбызның бер авылында яшәүче инвалид хатын-кыз үзенә ике баш сыер алырга булышуларын үтенеп инвалидлар оешмасына мөрәҗәгать иткән. Авыруы аркасында эшкә урнаша алмаучы элеккеге терлекче үзен-үзе әнә шулай шөгыльле итмәкче. Андыйлар бездә шактый икән. Тик, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймов әйтүенчә, мөмкинлекләре чикле кешеләрне оешмаларда эшкә алырга атлыгып тормыйлар. -Инвалидлар...