Иске Кадида Илсур Җаббаров истәлегенә мемориаль такта куйдылар
Иске Кадида, хәрби бурычын үтәгәндә Ингушетиядә гомере өзелгән авылдашлары Илсур Җаббаров истәлегенә, мемориаль такта ачылды. Ул Илсур укыган мәктәпнең диварына урнаштырылган.
Әлеге истәлек тактасына яшьли һәлак булган авылдашларының рәсеме ясалган, аның турында мәгълүмат һәм аңа багышланган шигырь юллары язылган.
Исән булса, Илсурга быел 32 яшь тулыр иде. Ә ул арабыздан...