Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә сыер һәм кәҗә асраучылар акча ала

Районда савым сыерлары, кәҗәләр асраучы шәхси хуҗалыкларга дәүләт субсидиясе бирелә. Бер кәҗә башына - 1 мең, сыерларга 3 мең исәбеннән. Әлеге ярдәмне алу шарты буенча, хуҗалар малларын бер ел асрарга: сатмаска, суймаска тиешләр. Кәҗәләрнең бер яшьтән зуррак булуы зарур. Район авыл хуҗаклыгыт һәм азык - төлек идарәсеннән белешүебезчә, безнең шәхси...

Районда савым сыерлары, кәҗәләр асраучы шәхси хуҗалыкларга дәүләт субсидиясе бирелә. Бер кәҗә башына - 1 мең, сыерларга 3 мең исәбеннән.

Әлеге ярдәмне алу шарты буенча, хуҗалар малларын бер ел асрарга: сатмаска, суймаска тиешләр. Кәҗәләрнең бер яшьтән зуррак булуы зарур. Район авыл хуҗаклыгыт һәм азык - төлек идарәсеннән белешүебезчә, безнең шәхси хуҗалыкларда 1884 баш сыер, 871 кәҗә исәптә. Кәҗәләр иң күбе Чирмешәндә - 187 баш, Яңа Элмәле һәм Иске Элмәледә -117, Югары Кәминкә авыл җирлеге авылларында 73 баш асрала.
-Гомумән, район буенча, сыер тотучыларга барлыгы 5 миллион 652 мең сум, кәҗә асраучыларга 871 мең сум күләмендә субсидия бирелә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең финанс - икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы субсидия