Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештырдылар

Мөмкинлеге чикле балаларны, әти-әниләре белән бергә, "Чирмешән" ресторанына чакырып кунак иттеләр, район башлыгы исеменнән тәм-томнар тутырылган пакетлар да тапшырдылар. -Районда мөмкинлеге чикле 68 бала яши, кайберләре инвалидлар ункөнлеге кысаларында узган бу бәйрәмгә килә алмады, - ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина. - Без андыйларга күчтәнәчләрне өйләренә илтеп бирдек....

Мөмкинлеге чикле балаларны, әти-әниләре белән бергә, "Чирмешән" ресторанына чакырып кунак иттеләр, район башлыгы исеменнән тәм-томнар тутырылган пакетлар да тапшырдылар.

-Районда мөмкинлеге чикле 68 бала яши, кайберләре инвалидлар ункөнлеге кысаларында узган бу бәйрәмгә килә алмады, - ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина. - Без андыйларга күчтәнәчләрне өйләренә илтеп бирдек.
Кунакларга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм республиканың Министрлар Кабинеты каршындагы ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Галиевлар изге теләкләр җиткерделәр.
Бәйрәмдә балалар дөньяларын онытып уйнадылар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышларын карадылар, аларга кушылып җырладылар, биеделәр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балаларның кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.
-Бәйрәмгә улым Нияз белән килдем. Рәхмәт, мондый бәйрәмнәрдән калдырмыйлар, - ди Лашманнан Миләүшә Минебаева. - Гомумән, гел дәүләт ярдәмен тоеп яшибез, дарулардан өзмиләр, санаторияләрдә дә булабыз.
Чирмешәннән Алсу Хәкимова өч бала әнисе. Кызганыч, игезәк малайларының берсе - авыру, урын өстендә. Әни кеше баласының тереләсенә өметләнә, дәваланулар, даими күнегүләрнең нәтиҗәсе бар, ди. Бу гаиләнең, ананың сабырлыгы сокланырлык.
-Мондый бәйрәмнәрдә без кызым белән гел катнашабыз. Люба 6 класска кадәр Тольяттида махсус мәктәптә укыды. Укый, яза, саный белә, компьютер белән дә эш итә. Кышын чанада шуса, җәен велосипедта йөри. Аралашырга ярата, тик авылда яшьтәшләре генә аз, - ди Шешминкадан Татьяна Юрина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы социаль ярдәм бүлеге