Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чүпне капчыкларда җыячаклар

20 майдан башлап, Чирмешәннең Кыр, Чишмә, Макаринская, Нагорная, Карл Маркс, Гагарин, Дзержинский, Совет, 22нче партсъезд урамнарыннан һәм Ярминкә тыкрыгыннан чүп контейнерлары алыначак, аларда да каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыя башлаячаклар.

-Район үзәгенең көнчыгыш өлешендә инде ике елдан артык чүп - чарны капчыкларда җыюга күчтек, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Әүвәл әлеге яңалык уңаеннан дәгъва белдерүчеләр бул­са да, хәзер инде халык моңа күнекте. Киресенчә,күпчелек бик канәгать, чүп контейнерлары алынгач, урамнар чистарып калды, диләр.
Алда атап киткән урамнарда "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте тран­с­­порты чүп-чарны ат­нага бер тапкыр - җом­га көнне җыячак. Аларда, алда язылганча, контейнерларны алачак­лар. Совет урамындагы күп квартиралы йортлар янында гына бункерлар кала.
-Форсаттан файдаланып, райондашларыбыз­дан чүп - чарны капчык­ларга салып, җомга көнне иртән өй каршына, урамга чыгарып калдыруларын сорыйбыз. Этләр, кошлар аны ертып, таратмасыннар өчен, капчык­ларны куеп калдырырга, ниндидер савыт җайларга да мөмкин, -ди Светлана Сарыйм кызы. - Шулай ук элек контейнерлар торган урыннарга каты көнкүреш калдык­ларын ташламауларын сорап мө­рәҗәгать итәм. Бу таләп­ләргә колак салмаучылар төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылачак.
Сүз уңаеннан, район үзәгенең көнчыгыш өлешендә капчыклардагы чүп-чарны элеккегечә, атнага ике тап­кыр: дүшәмбе һәм пән­җешәмбе көннәрне җыя­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы коммуналь хезмәтләр чүп җыя