Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чаңгычыларны Кыш бабай узыштырды

Яңа елга керер алдыннан Чирмешәндә 200ләп спортчыбыз чаңгыга басты. Узышчылар район Сабан туйлары үтә торган мәйдан трибуналары яныннан кузгалып, стадион капкасы янәшәсеннән әйләнеп килергә тиеш иде. Бер километр ярым озынлыктагы әлеге араны ир-ат чаңгычылар ике тапкыр (3 километр) узды. Әүвәл стартка 35 яшьтән олырак хатын-кызлар кузгалды. Алар арасыннан балалар һәм...

Яңа елга керер алдыннан Чирмешәндә 200ләп спортчыбыз чаңгыга басты. Узышчылар район Сабан туйлары үтә торган мәйдан трибуналары яныннан кузгалып, стадион капкасы янәшәсеннән әйләнеп килергә тиеш иде.

Бер километр ярым озынлыктагы әлеге араны ир-ат чаңгычылар ике тапкыр (3 километр) узды.
Әүвәл стартка 35 яшьтән олырак хатын-кызлар кузгалды. Алар арасыннан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе өчен чыгыш ясаган Татьяна Шерматова (Иске Элмәле) финишка беренче булып килде. Икенче урында да призер Иске Элмәле авылы вәкиле - Наталья Бодрягина. Район мәгариф бүлегеннән Флера Рәхимҗанова өченче урын иясе.
Авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән, бюджет, район оешмалары вәкилләре катнашкан узышта, 35 яшьтән өлкәнрәк чаңгычылардан дистанцияне иң тиз буйсындыручы исә Петр Захаров (Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укытучысы). Лашманнан Фаиз Билалов, Түбән Кәминкәдән Әхтәм Мусин икенче урынны икәү бүлештеләр, Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советы хезмәткәре Фәнис Имаметдинов өченче урынга чыкты.
Яшьрәкләрдән үз тиңнәре арасында җиңүчеләр - Ульяновкадан Георгий Владимиров, Утыз Имәннән Галия Эльбекова. Ольга Бодрягина (Иске Элмәле), Алевтина Утриванова (Ивашкино), Дмитрий Зубов (Шешминка), Динар Вәлиуллиннар да (Лашман) призлы урыннар ияләре буларак Кыш бабай әзерләгән бүләкләргә һәм Грамоталарга ия.
Шулай итеп, чаңгычыларыбызның тирләп - пешәсе алда әле. Әлеге көч сынашу- алдагы чаңгы ярышларына үзенә күрә бер символик старт.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Кыш бабай чаңгычылар ярышы Районы