Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән укытучылары да белемнәрен күтәрә

Узган уку елында безнең район бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча республика күрсәткечләреннән шактый калышты. Дөрес, аннан элеккеге белән чагыштырганда күрсәткечләр бераз яхшырган. Әмма бу тынычланырга нигез бирми. Кайбер фәннәрдән: рус теленнән, химиядән, физикадан, рус әдәбиятыннан, биологиядән, инглиз теленнән баллар арткан. Шул ук вакытта географиядән, тарихтан, информатикадан күрсәткечләр түбәнрәк. Районның чыгарылыш...

Узган уку елында безнең район бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча республика күрсәткечләреннән шактый калышты. Дөрес, аннан элеккеге белән чагыштырганда күрсәткечләр бераз яхшырган. Әмма бу тынычланырга нигез бирми.
Кайбер фәннәрдән: рус теленнән, химиядән, физикадан, рус әдәбиятыннан, биологиядән, инглиз теленнән баллар арткан. Шул ук вакытта географиядән, тарихтан, информатикадан күрсәткечләр түбәнрәк.
Районның чыгарылыш класс укучыларының рус теле буенча уртача баллары - 65,47. Математикадан (профиль) - 42,34, математикадан (база) - 4,05 балл. Әлеге күрсәткечләр республиканыкыннан түбәнрәк. Укучыларның 42 проценты рус теле буенча биремнәрне республика дәрәҗәсендә яисә яхшырак та башкарганнар, 51 проценты район күрсәткечләреннән дә түбәнрәк баллар җыйган. Укучыларның 39 проценты гына математика буенча республика күрсәткечләренә ирешә алган.
Билгеле, районның "кара исемлектә" булуы, район мәгариф бүлеген дә сынау нәтиҗәләрен яхшырту юлларын эзләргә этәрә.
-Безнең төп бурыч - балаларга сыйфатлы белем бирү. БДИ нәтиҗәләре канәгатьләнерлек түгел, димәк, эшлисе эшләребез бик күп әле, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Илдар Миргалимов. - Бу юнәлештә планнар да билгеләдек. Рус теле һәм математика укытучылары өчен октябрьдә һәм ноябрьдә укулар, семинарлар оештырылачак. Методистлар атна саен мәктәпләргә баралар, укытучыларга методик ярдәм күрсәтәләр.
Районның иң яхшы педагогларын җәлеп итеп, чыгарылыш класс укучылары өчен профильле лагерьлар оештыру күздә тотыла.
Болардан тыш, укытучыларга ата-аналар белән берлектә эшләргә кирәк. Күп очракта укучылар кайбер имтиханнарны "бәлки кирәге чыгар", дип кенә сайлыйлар һәм аларга начар әзерләнәләр. Әгәр дә инде укучы аерым бер фән буенча имтихан сайлаган икән, уку елы башыннан ук аның бу юнәлештә әзерлеген контрольда тоту зарур.
Укучы 10 класста ук математика база яисә профиль дәрәҗәсен тапшырачагын белергә һәм шул юнәлештә әзерлек алып барырга тиеш.
Башлангыч класслардан башлап, сәләтле балалар белән аерым эш алып бару сорала. Һәр фән буенча сәләтле балаларның мәгълүмат базасын булдырырга кирәк.
Районның барлык мәгариф хезмәткәрләре ата-аналар белән берлектә максатчан эшләгән вакытта гына без уңышларга ирешә, күрсәткечләрне яхшырта алырбыз, - ди Илдар Миргалимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы БДИ имтиханга әзерлек