Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән Сабан туенда көрәш батырларына чигүле сөлгеләр дә бүләк иттеләр

Быел Сабан туен гадәттәгедән үзгәрәк, күтәренке кәеф белән билгеләп үттек. Бу иң элек һава торышының нәкъ без теләгәнчә булуына бәйле дисәк ялгышмабыз. Кырларыбыз матур шытымнарга күмелде, үләннәр күкрәп үсә. Чәчүне җиңдердек, җирдә әле дә дым бар. Ничә ел рәттән корылыктан интеккән идек бит. Ходай язса, келәтләребез буш калмас. Кыр эшләрендә...

Быел Сабан туен гадәттәгедән үзгәрәк, күтәренке кәеф белән билгеләп үттек. Бу иң элек һава торышының нәкъ без теләгәнчә булуына бәйле дисәк ялгышмабыз. Кырларыбыз матур шытымнарга күмелде, үләннәр күкрәп үсә. Чәчүне җиңдердек, җирдә әле дә дым бар. Ничә ел рәттән корылыктан интеккән идек бит. Ходай язса, келәтләребез буш калмас.

Кыр эшләрендә башкалардан өлгеррәкләрне бәйрәмдә мактый-мактый бүләкләделәр. "ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте иң алда - беренче. "Сөлчә" - икенче, "Күтәмә АГРО фирмасы" һәм "Авангард" җәмгыятьләре өченче урында.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында "Серендеев Н.И." хуҗалыгына тиңнәр юк, "Фәтхетдинов И.И." КФХ - икенче.
Инвесторлардан "Агропродукт" һәм "Лениногорск Агрофирмасы"ның Чирмешән бүлеге иң яхшылар.
"Чирмешән АГРО"дан Александр Беззубов механизаторлар арасында беренче - районның 2016нчы елгы кыр батыры. Ул былтыр да алда иде. Аңа бирелгән симез тәкә, истәлек бүләге олы хезмәтенә - олы хөрмәт. Григорий Миронов ("Сөлчә") - икенче, Наил Сөләйманов ("Күтәмә АГРО фирмасы") - өченче урын ияләре.
Аларга һәм башка бик күп механизаторларга, яшь белгечләргә, ветераннарга да истәлек бүләкләре тапшырдылар. Дистәгә якын якташыбыз Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды, берничә кеше муниципаль район башлыгының һәм ТР Муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-Язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән бәйле рәвештә туган бәйрәм буларак, Сабан туе табигатьнең уянуын хәбәр итә, халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Сабан туе белән котлау чыгышында
Соңрак ул кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкларга, аларның җитәкчеләренә, белгечләренә, механизаторларга бүләкләр тапшырды, бәйрәмне үткәрүдә, оештыруда булышканнарга рәхмәтен дә белдерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чирмешәнлеләргә һәм кунакларга республика Президенты Рөстәм Миңнехановның татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уңаеннан котлауларын җиткерде. Республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та чирмешәнлеләрне котлап сөйләде.
Ат чабышлары уза торган "ипподромыбызда" 19 ат тузан туздырды, алар өч төркемдә чапты. Җирле атлардан, рысаклардан Аксубай районыннан Галияр Хәмитов җитәкләп "Дэрэдэвил Гановер", чиста һәм ярымчиста токымлылардан шулай ук Аксубайдан Юрий Федоров чаптырган "Бумеранг", ә җирле атлардан Данияр Гайфетдиновның "Секунда"сы (Лашман) финешка беренче, алдан килүчеләр.
Төрле уеннарда йөзләгән кеше катнашты, бүләк алды. Сабантуй бүләге аерым бәяле бит әле ул. Девичья Полянадан Данил Баландин колга башыннан бер бүләк алса, икенчесен - шәп әтәчне җиргә төшкәч бирделәр.
Колга башындагы башка бүләкләрне дә озак тотмадылар.
Сабантуйның төп уенына күчик. Көрәштә Рәмил Бәдретдинов (Чирмешән) абсолют батыр калды. 26 яшьлек нефтьчегә суыткыч һәм тәкә бүләк иттеләр. Ул 90 килога кадәр үлчәү авырлыгындагылардан да беренче.
Сүз уңаеннан, соңгы 11 ел рәттән район Сабан туенда чыгышлары Туймәттән булган көрәшчеләр батыр булды. Бу авылның ниндидер могҗизалы көче бар диярсең. Әнә Ильяс Галимов хәтта быел Казан Сабан туеның төп бүләгенә - машинага ия булды, спорттагы казанышлары өчен аңа орден да бирделәр. Ильяс та Туймәтнеке.
Марат Кәримов (Туймәт) - 70 килолылар, Илзәр Закиров (Чирмешән) - 80 килолылар, Алмаз Мостафин (Нурлат) - 100 килолылар, ә Андрей Чиндин (Казан) - 100 килограммнан югарырык авырлыкта көрәшүчеләрдән җиңүчеләр булдылар. Илназ Гыйләҗев (Чирмешән), Илнур Сафин (Аксубай), Ренат Бәдретдинов (Чирмешән), Рәзиф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә) - икенче, Азат Фәсхетдинов (Түбән Кама), Рәмил Әхмәтҗанов (Лениногорск), Фәһим Низамов (Урманасты Үтәмеш), Геннадий Сотников (Чирмешән) - өченче урында.
Малайлар һәм яшүсмерләр әле тагын дүрт группада көрәштеләр. Аларында Сергей Мещев (Чирмешән), Нәзир Ибәтуллин (Лашман), Айзат Нигъмәтуллин (Чирмешән), Зөлфәт Зиннуров (Лашман) беренче булдылар.
Гомумән, матур үтте район Сабан туе. Бәйрәм башындагы театральләштерелгән купшы тамаша үзе генә дә ни тора! Йөзләгән бала, мәдәният хезмәткәрләре мәйданда бербөтен булып чыгыш ясадылар, Сабан туена ямь өстәделәр. Аларга да, стадионны тәртипкә китергән, җыештырган, бизәгән кешеләргә, оештыручыларга да, иганәчеләргә дә рәхмәт.
Кайбер авыл җирлекләре, оешмалар һәм предприятиеләр стадионда ук бастырган "авыл өйләре" дә бәйрәмгә артык түгел иде. Көрәшчеләргә бүләк ителгән чигүле сөлгеләр, кульяулаклар - бүләкнең дә бүләге!
Бәйрәмнән үз эшендә осталар да бүләк алып китте. Бөтендөнья татар конгрессының һәм "Ак калфак" оешмасының район бүлекләре "Сабантуй батырына - чиккән сөлгем - минем бүләгем" бәйгесенә йомгак ясалды.
Сабантуйга Краснодардан ук килгән, канатта шуышып, сикереп, әйләнеп тә йөрүчеләрне карап торганда кемнең генә йөрәге "жу" итмәде икән!
...Нәкъ Сабан туе азагында, безне бәйрәм белән котлап диярсең, матур гына яңгыр явып узды. Бу атнада мөселманнар уразага керде, Ходай каршында тагын бер сынау башланды. Тормыш дәвам итә.
Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Сабантуй бүләкләр батырга сөлге