Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән мәктәпләрен тәмамлаучыларны вузларга чакыралар

Казан дәүләт аграр университетында - 24, Казан дәүләт ветеринария академиясендә 9 райондашыбыз авыл хуҗалыгы белгечлеге ала. Ә 2015-2016 елларда бу уку йортларын тәмамлаган 3 яшь белгеч районга эшкә кайтты. 2015 елда аграр университетны тәмамлаган Раушан Шәйхетдинов Лашманда крестьян-фермер хуҗалыгы белән идарә итә башлады. Быел шул ук уку йортын тәмамлаган Лилия...

Казан дәүләт аграр университетында - 24, Казан дәүләт ветеринария академиясендә 9 райондашыбыз авыл хуҗалыгы белгечлеге ала. Ә 2015-2016 елларда бу уку йортларын тәмамлаган 3 яшь белгеч районга эшкә кайтты.

2015 елда аграр университетны тәмамлаган Раушан Шәйхетдинов Лашманда крестьян-фермер хуҗалыгы белән идарә итә башлады. Быел шул ук уку йортын тәмамлаган Лилия Шәйхетдинова әлеге хуҗалыкта бухгалтерлык эшенә кереште. Яшь агроном - Алинә Гарифуллина "КүтәмәАГРОфирмасы"на эшкә урнашты.
Районда авыл хуҗалыгы белгечләренә кытлык үзен гел сиздерә. Шул проблеманы хәл итү максатында район мәктәпләренең чыгарылыш класс укучылары өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария академиясе вәкилләре белән очрашу оештырдылар. Уку йортларыннан килгән вәкилләр үзләренә укырга керү тәртибе, уку йортының өстенлекләре һәм студентлар тормышы турында сөйләделәр.
Әлеге очрашудан соң лицейда укучы Женя Кузьминада ветеринария академиясенә укырга керү теләге туган.
-Мин спортны үз итәм, хайваннарны да яратам, - ди Женя. -Бүгенге очрашудан соң ветеринария белгечлеге кызыксыну уятты.
Авыл хуҗалыгы белгечлеге алып хуҗалыкларга эшкә кайткан яшь белгечләргә өстенлекләр каралган. Урта һөнәри белем алып, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы юлламасы белән эшкә кайткан яшь белгечкә 100 мең сум акча бирелә - һәм бер ел дәвамында хезмәт хакына 6204 сум өстәмә түләү бар. Ә югары белемле белгечкә 200 мең сум һәм хезмәт хакына өстәмә шул кадәр үк ягъни 6204 сум. Яшь белгечкә яки гаиләгә торак төзү яки сатып алу өчен субсидия бирү дә каралган.
2017 елда алда язып үткән уку йортларын 9 якташыбыз тәмамлый, шуларның өчесе районнан максатчан юллама алып китте, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар белән эшләү белгече Светлана Галәүтдинова. -Яшь белгечләрне хуҗалыкларыбызда бик көтәләр.
Үткән уку елында 9 райондашыбыз авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укырга кергән. Аларның бары берсе генә районнан юллама алып киткән. Максатчан юллама белән авыл хуҗалыгы белгечлеге алырга теләүче чыгарылыш класс укучылары район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы