Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында тагын мунчалар янган

Аларны нык кыздырабыз ахры. Ник дисәң, быел районда инде әллә ничәнче мунча яна. Бу ай башында Ивашкино, Лашман авылларында да шундый хәлләр булды. Ивашкинодагы казаның сәбәбе - мунча миченең, я морҗаның төзек булмавы дип фаразлый районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. Төнге икеләрдә чыккан ут мунчадан абзарга үрмәләгән. Аннан янгын хуҗаларның өенә...

Аларны нык кыздырабыз ахры. Ник дисәң, быел районда инде әллә ничәнче мунча яна. Бу ай башында Ивашкино, Лашман авылларында да шундый хәлләр булды.

Ивашкинодагы казаның сәбәбе - мунча миченең, я морҗаның төзек булмавы дип фаразлый районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. Төнге икеләрдә чыккан ут мунчадан абзарга үрмәләгән. Аннан янгын хуҗаларның өенә дә зыян салып өлгерә.
Ә Лашмандагы ут электр үткәргечләрдән чыккан булырга тиеш, ди белгечләр. Ялкын мунчага кечкенә сарайдан күчкән.
-Янгыннар мәсьәләсендә районда хәл киеренке. Быел инде 10 янгын теркәлде (узган елда җиде иде). Акчага күчергәндә, ут 200мең сумлык матди зыян салган, - ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге хезмәтенең баш белгече Андрей Фомин. - Бер янгын бөтенләй фаҗигале тәмаланды: Иске Үтәмештә бер йорт хуҗасы үз өендә янып үлде.
Янгыннарны булдырмас өчен белгечләр иң гади кагыйдәләрне искә төшерә:
-каралты-кура, йорт тирәләрендә тәртип булырга тиеш: җыештырылмаган чүп-чар - ут чыганагы;
-урын-җирдә ятып тәмәке тартмаска;
-балаларга күз-колак булырга;
-эретеп ябыштыру аппаратлары белән эшләгәндә янгын куркынычсызлыгы хакында да онытмаска;
-йортка ут сүндергеч (огнетушитель) алып куюың хәерле;
-йорт янында су запасы булдырырга кирәк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы янгын хезмәте