Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында табиблар, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләренә кытлык

Бүген йөзләгән райондашыбыз югары һәм махсус уку йортларында һөнәр үзләштерә, ел саен йөздән артыгы укуларын тәмамлый. Шул ук вакытта районда табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре җитешми. Әмма күпчелек кулларына диплом алуга чит җирләрдә төпләнүгә өстенлек бирә. Быел район мәктәпләрен тәмамлаучы 141 укучының бөтенесе дә диярлек укырга кергән һәм...

Бүген йөзләгән райондашыбыз югары һәм махсус уку йортларында һөнәр үзләштерә, ел саен йөздән артыгы укуларын тәмамлый.

Шул ук вакытта районда табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре җитешми. Әмма күпчелек кулларына диплом алуга чит җирләрдә төпләнүгә өстенлек бирә.
Быел район мәктәпләрен тәмамлаучы 141 укучының бөтенесе дә диярлек укырга кергән һәм күпчелек югары уку йортларын сайлаган. Әйтергә кирәк, соңгы еллардагы тенденция саклана, якташларыбыз, нигездә, юридик, медицина, икътисад һәм педагогик юнәлешләрен сайлаган. Әйтик, Лашман мәктәбен тәмамлаган 30 кешенең алтысы педагогик вузларга кергән, бишесе аграр университетында белем эсти.
1нче Чирмешән мәктәбен тәмамлаучылар арасында булачак укытучылар, икътисадчылар, инженерлар бар.
Чирмешән лицее укучыларының һөнәр географиясе киңрәк. Дерес, биредә укытучы булырга нибары ике кеше теләк белдергән. Лицейда белем алганнар арасында психология, тәрҗемәче, геодезист, дизайнер, архитектор, хореограф, врач белгечлекләрен сайлаучылар бар.
2нче Чирмешән мәктәбен тәмамлаган сигез укучының дүртесе - булачак медиклар, икесе педагог һәм, гадәттәгечә, юрист белән икътисадчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы врачлар табиблар