Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында чыгарылыш балы узды

Чыгарылыш класс укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, дулкынландыргыч, шул ук вакытта шатлыклы мизгелләр җитте. Быел да, матур традиция буенча, 11 классны тәмамлаучыларны чыгарылыш балына җыйдылар, районның 14 мәктәбен тәмамлаган 141 егет һәм кызны яшьләр мәйданчыгына чакырып котладылар, хөрмәтләделәр. Бу кичә чыгарылыш класс укучыларын олы тормышка озату кебек булды. Аларга...

Чыгарылыш класс укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, дулкынландыргыч, шул ук вакытта шатлыклы мизгелләр җитте.

Быел да, матур традиция буенча, 11 классны тәмамлаучыларны чыгарылыш балына җыйдылар, районның 14 мәктәбен тәмамлаган 141 егет һәм кызны яшьләр мәйданчыгына чакырып котладылар, хөрмәтләделәр.
Бу кичә чыгарылыш класс укучыларын олы тормышка озату кебек булды. Аларга бары изге теләкләр теләнде, киңәшләр бирелде, бик күп истәлекләр яңарды.
Быел иң зур чыгарылыш Лашман мәктәбендә, биредә 30 укучының 5се мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.
Балның хуҗаларын - чыгарылыш класс укучыларын район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина котлады, юлларының сикәлтәсез, озын һәм уңышлы булуын теләде. Ул, укудагы уңышлары өчен, Диләрә Гыйльманова (Ульяновка мәктәбе), Рания Газыймҗанова, Гөлназ Гатина, Миләүшә Закирова, Гүзәл Салихова, Алинә Шакирҗанова (Лашман мәктәбе), Елена Чалина (Әккәрәй мәктәбе), Рания Вильданова (Иске Үтәмеш мәктәбе), Алина Юрина, Юля Лазареваларга (икенче Чирмешән мәктәбе) алтын медальләр тапшырды.
-Алда безне зур юллар көтә, имтиханнар артта калды. Бер караганда бу шатлык, шул ук вакытта, мәктәп, классташлар сагындырыр инде, - ди алтын медаль иясе Миләүшә Закирова.
-Имтихан нәтиҗәләре начар түгел, шулай да, аңа тагын да ныграк әзерләнергә булган, - дип сүзгә кушылды иптәше Алинә Шакирҗанова.
Районда, БДИда 7 укучы 90нан да күбрәк балл җыйган һәм барысы да рус теленнән. Ульяновка мәктәбеннән Диләрә Гыйльманова - 98 балл ук. Алина Юрина (икенче Чирмешән мәктәбе), Йолдыз Шарапова, Айрат Галләмов (Чирмешән лицее) 93әр баллга ия. Ә Елена Чалина (Әккәрәй мәктәбе), Алисә Әхмәтҗанова (Бәркәтә мәктәбе), Александра Кудряшова (Ульяновка мәктәбе) имтиханда тиешле 100 урынына 91баллга "эшләгәннәр".
Бүген фән олимпиадалары җиңүчеләрен, спортта, мәдәниятта танылган укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Кайбер укучылар сәхнә түренә берничә тапкыр күтәрелде, бүләкләргә ия булды.
-Җиденче балабыз - улыбыз Илья да яныбыздан китә, бераз ямансу, - ди Әккәрәйдән Анна Евлева. - Улыбыз спортны ярата, һөнәрне дә шул юнәлештә сайларга тели.
Шул ук авылдан Галина Чалина да кызы Еленаның бәйрәменә килгән, кызы белән бергә куана - сынаулар артта калган, нәтиҗәләре дә бик яхшы.
-Репетиторлар ялламыйча, үземнең тырышлыгым, укытучыларым ярдәме белән имтиханнарны яхшы тапшырдым, - ди Иске Кадидан Айсылу Нуретдинова. - Безнең өчен көч куйган, кайгырган укытучыларга зур рәхмәт.
ФОТОРЕПОРТАЖ: www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/10140-chirmesh%D3%99nd%D3%99-chyigaryilyish-kich%D3%99se-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Имтиханнар алдыннан