Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында бик мохтаҗларга казнадан да акча бирелә

Бу ел башына район һәм авыл җирлекләре бюджетларында, бюджет оешмалары счетларында 48 миллион сум акча калган. Инде аның бер өлешенә кулланылыш таптылар да. Муниципаль район Советының чираттан тыш алтынчы утырышында (өченче чакырылыш) депутатлар иң әүвәл район бюджеты чыгымнарын 1 миллион 361 мең сумга арттыру турында уртак карарга килделәр. Әлеге акчаның...

Бу ел башына район һәм авыл җирлекләре бюджетларында, бюджет оешмалары счетларында 48 миллион сум акча калган. Инде аның бер өлешенә кулланылыш таптылар да.

Муниципаль район Советының чираттан тыш алтынчы утырышында (өченче чакырылыш) депутатлар иң әүвәл район бюджеты чыгымнарын 1 миллион 361 мең сумга арттыру турында уртак карарга килделәр. Әлеге акчаның 1 миллион сум чамасы учреждениеләрнең узган елдагы бурычларын каплауга тотылачак.
Утырыш барышында депутатлар һәм авыл җирлекләре башлыклары тәкъдимнәре буенча, 2016нчы ел бюджетын тагын 16 миллион сумга арттыру зарурлыгы беленде. Күтәмә мәктәбен капиталь ремонтлау чыгымнары капланып бетмәгән, Нурлат аграр техникумының район филиалы өчен тулай торак буларак ремонтланучы бинада башланган эшне төгәлләүгә, җиһазлар алуга, Яшәүчедә төзелүче клубка газ үткәрү өчен проект ясатуга, Чирмешәндә төньяк-көнчыгыш микрорайонда газлаштыруга, үзәктә су линияләрен ремонтлауга, районның кечкенә авылларына көндәлек кирәк-ярак алып барып сатуга чыгымнарының бер өлешен каплауга да, республика белән килештереп, средстволар бүленәчәк. Утырыш карарында болар да, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кукуруз орлыгы юнәтү, шулай ук күп сыер тотучыларга бушлай саву аппаратлары бирү, таналар алуга һәм абзар төзүгә (шәхси хуҗалыкларга), чыгымнарны өлешчә каплау өчен дә бюджеттан акча табылачак. Аеруча авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә ярдәм булачак.
-Ярдәмгә аеруча мохтаҗлар турында онытырга ярамый, - диде утырышны алып баручы, район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин. - Андыйларның ихтыяҗларын, проблемаларын өйрәнүне дәвам итәчәкбез.
-Чыгымнар артса да, керемнәребез дә начар түгел, быел, узган көннәрдә, казнага былтыргыдан күбрәк салым керде, - ди районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин.
Алда язылганча, район Советының бүгенге утырышта кабул ителгән карарын республика белән килештерәсе генә бар. Закон шулай куша.
Депутатлар район Советының муниципаль хезмәткәрләргә кагылышлы, 2014 елның 25 ноябрендә кабул ителгән 244нче санлы карарына үзгәрешләр дә керттеләр. Әлеге карар муниципаль районның рәсми сайтында урнаштырыла.
-Чыгымнар артса да, керемнәребез дә начар түгел, быел, узган көннәрдә, казнага былтыргыдан күбрәк салым керде, - ди районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сессия депутатлар