Туймәттә үткән халык җыенында җитәкчеләргә шушы сорауны да бирделәр. Үз территорияләрендә нефтьчеләр эшләүче берничә торак пункт халкы күңеленә шом салган мәсьәлә бу.
Әйе, Туймәтне, Бәркәтәне, Кармалкаларны күчерәчәкләр икән дигән имеш-мимешләр әле дә ишетелгәли. "Борчылмагыз, бернинди күчерүләр булмаячак", - дип тынычландырды якташларыбызны Туймәттәге җыенда катнашкан "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Андаров....