Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 5 укучы математикадан ике тапкыр имтихан тоткан

Чыгарылыш класс укучылары имтиханнарын тапшырып бетерде, инде нәтиҗәләре дә билгеле, кулларына аттестатларын алдылар. Күңелле чыгарылыш кичәләре дә артта калды. Хәзер алар алдында һөнәр сайлау, уку йортына керү бурычы килеп басты. Мәгариф бүлеге дә имтихан нәтиҗәләренә йомгак ясады. -Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре (уртача баллар) үткән ел белән чагыштырганда күтәрелгән, шулай да...

Чыгарылыш класс укучылары имтиханнарын тапшырып бетерде, инде нәтиҗәләре дә билгеле, кулларына аттестатларын алдылар. Күңелле чыгарылыш кичәләре дә артта калды. Хәзер алар алдында һөнәр сайлау, уку йортына керү бурычы килеп басты. Мәгариф бүлеге дә имтихан нәтиҗәләренә йомгак ясады.

-Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре (уртача баллар) үткән ел белән чагыштырганда күтәрелгән, шулай да республика күрсәткечләреннән калышабыз әле, - ди укыту-методик эшләр буенча район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Илдар Миргалимов. - Гадәттә безнең укучылар рус теле буенча югары баллар җыя. Үткән елдагы кебек, быел да бу фәннән имтихан бирә алмаучылар булмады.
Беренче санлы Чирмешән мәктәбе укучысы Динара Гибадуллина бу фәннән 95 балл ук җыйган. Лицейдан Энҗе Сибгатуллина һәм Светлана Селивановаларның белемнәре 92 балл белән бәяләнгән. Районда рус теленнән 90 балл җыючылар дүртәү: Арина Севостьянова (лицей), Гөлия Шәрифуллина (лицей), Камил Исмәгыйлев (Күтәмә), Мария Андреева (Ивашкино).
Рус теле һәм математика фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча Чирмешән лицее, Әккәрәй, Чирмешәннең 1нче санлы, Ульяновка, Иске Элмәле мәктәпләре беренче бишлеккә керә. Ә менә Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Чирмешәннең 2нче санлы мәктәпләре укучыларының имтихан нәтиҗәләре мактанырлык түгел.
Математикадан 5 укучы (лицей, Чирмешәннең 1нче санлы, Ивашкино, Лашман мәктәпләре) база өлешеннән имтихан тапшырганда минималь баллар да җыя алмаган. Алар бу фәннән кабат имтихан тоткан, анда да бер укучы биремнәрне үти алмаган. Безнең районда 155 укучы 11 фәннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган. Кызганыч, сайлап алган фәннәр буенча да экзамен бирә алмаучылыр бар (физикадан - 2, лицей, Бәркәтә мәктәбе, җәмгыять белеменнән 11 укучы, Ившкино, Иске Кади өчәр, лицей һәм Чирмешәннең 2нче санлы мәктәпләре - икешәр, Күтәмә - бер). Димәк, бу укучылар үзләре теләгән юнәлеш буенча укырга керә алмаячак, шулай ук укытучыларының да эш нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясаячак дигән сүз.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы БДИ математика