Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 2015нче елда тугыз мең кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән

Федераль һәм республика программалары нигезендә узган ел дәвамында тугыз мең райондашыбызга 59 миллион сум күләмендә социаль ярдәм күрсәтелгән. Шушы көннәрдә районның социаль хезмәткәрләре 2015нче ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. -Безнең бүлектә физик мөмкинлекләре чикле 1826 кеше исәптә тора, шуларның 67се - балалар. Былтыр 160 кеше төрле тернәкләндерү...

Федераль һәм республика программалары нигезендә узган ел дәвамында тугыз мең райондашыбызга 59 миллион сум күләмендә социаль ярдәм күрсәтелгән.

Шушы көннәрдә районның социаль хезмәткәрләре 2015нче ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде.
-Безнең бүлектә физик мөмкинлекләре чикле 1826 кеше исәптә тора, шуларның 67се - балалар. Былтыр 160 кеше төрле тернәкләндерү үзәкләрендә дәва алды, - диде үз чыгышында социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина.- Ел дәвамында 36 якташыбызга "Хезмәт ветераны" исеме бирелде, 45 гаиләгә күпбалалы гаилә буларак таныклык бирелде.
"Мәрхәмәтле йөрәк" өйдә социаль хезмәт күрсәтү үзәге былтыр олы яшьтәге 229 кешегә ярдәм күрсәткән, 157 кешегә - түләүле нигездә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе каршында, ялгыз яшәүче якташларыбызга ярдәм итү максатыннан, мобиль төркем дә оештырылган.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында бүген 60 кеше яши. Иң өлкәненә - 92, иң яшенә 34 яшь. 2015нче ел дәвамында бирегә 11 кеше урнашкан, ел дәвамында тугыз кеше вафат булган. 60 кешенең 33се инвалидлар, шул исәптән 17се - 1, 13се - 2, ә 3се 3нче төркем инвалид.
Утырышта Мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Дивитаева да чыгыш ясады. Былтыр үзәккә 1239 кеше мөрәҗәгать иткән. Эш эзләүче буларак, 317 кеше исәпкә куелган, 204 кеше эшсез саналып теркәлгән. Ел дәвамында 46 кеше үзәк аша яңа һөнәр үзләштергән.
-Сез иң авыр һәм җаваплы хезмәтләрнең берсен башкарасыз, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, утырышта чыгышында. - Үз эшен яраткан, билгеле бер сыйфатларга ия булган кеше генә социаль хезмәткәр була ала. Мин сезгә хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы социаль ярдәм бүлеге