Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы объектларына дәүләт исәбенә басарга кирәк

Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы әйләнә - тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләти исәпкә алу өчен гариза формасы әзерләгән. Шушы көннәрдә район мәдәният йортында оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы көньяк - көнчыгыш территориаль идарәсенең өлкән белгече Резеда...

Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы әйләнә - тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләти исәпкә алу өчен гариза формасы әзерләгән.

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.
Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы көньяк - көнчыгыш территориаль идарәсенең өлкән белгече Резеда Ганиева яңа реестр турында аңлатма биреп, тиз арада дәүләт теркәвен үтәргә киңәш итте, чөнки яңа елга кадәр исәпкә басып өлгермәүче оешмаларга карата зур күләмдә штрафлар каралган.
-Объектларны дәүләти исәпкә алу өчен үзендә объект, аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында тулай белешмәләр, рөхсәт документлары һәм объектның әйләнә-тирәлеген саклау чаралары турында белешмә­ләр булган гариза кирәк була. Расланган формада эшмәкәрләр бирә торган белешмә­ләрнең тулы­лыгын исәпкә алып, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең атмосфера һавасына чыга­рыла торган зарарлы матдәләр чыганаклары, шулай ук аларның күләме һәм составы турында белешмәләр бирүен күздә тоткан берничә акт үз көчен югалткан дип таныла. Аннан тыш, гаризада күрсәтелә торган белешмәләр, объектларны I, II, III я IV категория­ләргә керткәндә, исәпкә алыначак. Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектлар­ны дәүләти исәпкә алу аларның эшчәнлеге турында дөрес мәгълүмат алу, мөмкин булган иң яхшы технологияләрне, планлаштыруның программ-максатчан методларын куллану өлкәләрен билгеләү, шулай ук дәүләти экологик күзәтчелек башкаруны планлаштыру максаты белән эшләнә, - диде Резеда Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы министрлык дәүләт исәбе