Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы хуҗалыклары ашлама алырга ашыкмыйлар

Яхшы уңыш үстерүгә күп кенә фактлар тәэсир итә. Хәтта бик каты корылыкта да, әгәр үсемлекләр кирәкле вакытта һәм кирәкле күләмдә туклыклы матдәләр алса, һәрвакыт диярлек югары уңыш үстереп була. Кызганычка каршы, кайбер, шул исәптән, объектив сәбәпләр аркасында, туфракка туклыклы матдәләр кертүнең кире динамикасын күзәтәбез. Әлбәттә, бары минераль ашламалар хисабына, шактый...

Яхшы уңыш үстерүгә күп кенә фактлар тәэсир итә. Хәтта бик каты корылыкта да, әгәр үсемлекләр кирәкле вакытта һәм кирәкле күләмдә туклыклы матдәләр алса, һәрвакыт диярлек югары уңыш үстереп була.

Кызганычка каршы, кайбер, шул исәптән, объектив сәбәпләр аркасында, туфракка туклыклы матдәләр кертүнең кире динамикасын күзәтәбез.
Әлбәттә, бары минераль ашламалар хисабына, шактый зур финанс чыгымнары таләп ителү сәбәпле, аларның дефицитын каплау мөмкин түгел. Соңгы елларда әлеге максатларда без күпьеллык үләннәр мәйданнарын системалы яңартуны үткәрәбез. Җир өстенә салам тарату, мәсәлән, туфракта туклыклы матдәләрне өлешчә булса да тупларга ярдәм итә. Ләкин бу гына бик аз, дефицитның күпчелек өлешен минераль ашламалар хисабына тулыландырырга туры килә.
Республикабыз Президенты киләсе ел уңышы астына бер гектарга кимендә 65 килограмм тәэсир итүче матдә туры килерлек минераль ашламалар туплау бурычы куйды. Бүгенгесе көндә районда, көзге чорда кертелгәнне дә исәпкә алып, гектарга 10,5 килограмм тәэсир итүче матдә исәпләнә.
Хуҗалыклардагы хәлләр төрлечә. "Әккәрәй" һәм "Андреевка" җәмгыятьләрендә, мәсәлән, бүгенгә, ул гектарга 40 килограммнан артык, "Лениногорск агрофирмасы"нда һәм "Милагро"да - 20 килограммга якын. Кызганыч, мондый уңай мисалларны бармак белән санарлык. Ә "Авангард", "Кара Чишмә" җәмгыятьләрендә, "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыгында үз акчаларына сатып алынган бер килограмм да ашлама да юк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2017 елның 1 январена кадәр үз акчалары хисабына гектарга 40 килограмм тәэсир итүче матдә туплый алган хуҗалыкларны матди яктан кызыксындыру чараларын күздә тота. Алар ашламаларны 25 процентка күбрәк алачак. Әлеге хуҗалыклар икеләтә отачак. Беренчедән, аларга бюджет буенча ашламалар күбрәк кайтачак, икенчедән, үзләре сатып алганда, бәя 10-15 процентка түбәнрәк. Ә инде язгы чәчү якынлашкан саен минераль ашламалар кыйммәтрәк булачак.
Рәдиф Гайнуллин,
район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы ашлама