Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы чыгарылыш класслар укучылары БДИгә әзерләнә

Мәктәп укучылары икенче чирекне ваклап килә. Чыгарылыш класс укучыларының иң җаваплы чорлары - бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Беренче сынау 7 декабрьдә булачак. Бу көнне 11 класста белем алучы 108 укучы рус әдәбиятыннан иншасы язып, бердәм дәүләт имтиханнарына керергә рөхсәткә дәгъва кыла. Беренче тапкырдан "зачетны" җиңдермәсәләр, кабат ике тапкыр (февральдә һәм...

Мәктәп укучылары икенче чирекне ваклап килә. Чыгарылыш класс укучыларының иң җаваплы чорлары - бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр.

Беренче сынау 7 декабрьдә булачак. Бу көнне 11 класста белем алучы 108 укучы рус әдәбиятыннан иншасы язып, бердәм дәүләт имтиханнарына керергә рөхсәткә дәгъва кыла. Беренче тапкырдан "зачетны" җиңдермәсәләр, кабат ике тапкыр (февральдә һәм майда) инша язу мөмкинлеге бирелә.
Ә инде мондый сынауларның өч тапкырында да уңай билге алмаган укучы бердәм дәүләт имтиханнарына кертелми, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Миргалимов. - Бу көннәрдә мәктәпләрдә имтиханнарга әзерлек бара, "пробный" БДИ бирәләр. Яңа елдан соң, үткән елдагы кебек, район буенча БДИ биреп караячаклар. Былтыр имтихан нәтиҗәләре начар булган мәктәпләргә үзебез барып, имтихан бирдереп карау планы да бар. Ата-аналар белән дә эшлибез. Укучылар, кайсы уку йортына керергә теләүләрен ачыклап, БДИ сайладылар.
Үткән уку елында район буенча уздырылган "пробный"ларның нәтиҗәсе булган, бер укучы да аттестатсыз калмаган. Ә 2015нче елда бер укучы документсыз калган булган. Район буенча рус теленнән, математикадан, җәмгыять белеменнән, информатикадан, географиядән, рус әдәбиятыннан уртача баллар, сизелерлек яхшырган. Яңа Элмәле һәм Лашман мәктәпләре укучыларының имтихан нәтиҗәләре башкаларныкыннан югарырак.
Бу уку елында да БДИ тапшыру өчен 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк. Ә үткән ел чыгарылышы укучылары гаризаны район мәгариф бүлегенә китереп, имтиханны чыгарылыш класс укучылары белән бергә түгел, вакытыннан элек ( март-апрель айларында) тапшырачак. Һәм тагын кайбер үзгәрешләр: биология имтиханы вакыты 30 минутка озайтылды, биология, химия, физика фәннәреннән тест өлеше бетерелә.
Быел районда 249 укучы 9 классны тәмамлый, алар ике мәҗбүри фәннән кала тагын икене үзе сайларга тиеш. Үткән уку елында мәҗбүри фәненнән генә тиешле балалар җыя алмаган укучылар аттестатсыз калса, быел сайлап алган фәннән "2"ле алган очракта да укучыга документ бирелми. Укучы бер фәннән имтихан бирә алмаса, аны резерв көнендә кабат тапшырырга хокуклы. Ә ике һәм аннан күбрәк фәннән тискәре билгелеләр бары сентябрьдә генә кабат имтихан тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чыгарылыш класс укучыларының

2
X