Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән мәчете имамы Новокузнецкига китә

Чирмешәндә дүрт елга якын имам булып торган Хәбир Ханов Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә эшләячәк, анда динебезне алга җибәрәчәк. Бик кыска вакыт арасында да халык ихтирамын, хөрмәтен яуларга өлгергән, район үзәгендәге мәчетебез тормышын гөрләтеп эшләтеп торучы Хәбирнең бездән китүе күпләр өчен көтелмәгән, күңелсез хәбәр булды, ничектер гәүдәбезнең бик кирәкле бер өлешен...

Чирмешәндә дүрт елга якын имам булып торган Хәбир Ханов Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә эшләячәк, анда динебезне алга җибәрәчәк.

Бик кыска вакыт арасында да халык ихтирамын, хөрмәтен яуларга өлгергән, район үзәгендәге мәчетебез тормышын гөрләтеп эшләтеп торучы Хәбирнең бездән китүе күпләр өчен көтелмәгән, күңелсез хәбәр булды, ничектер гәүдәбезнең бик кирәкле бер өлешен кисеп алдылар сыман.
Чирмешәнлеләр, чынлап та, яратты яшь имамын, аңа күнекте, аның ярдәме белән күпләр дин юлына керде, мәчеттә үк йөзләгән кеше Коръән, намаз уку, гыйбадәт кылу, тәрбияле, иманлы, кешелекле булу тәртипләренә, серләренә төшенде.
Бүген Хәбир хәзрәтне бик зур мәҗлес оештырып озаттылар, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Сүз алган һәркемнең күзенә яшь килде, хәтта олы-олы бабайлар да сулкылдап елады. Табын артында утырган йөз иллеләп кеше алдында Хәбир муллабыз үзе дә күз яшьләрен тыя алмады.
Хәбир Ханов тумышы белән Сарманнан. Хатыны Диләрә белән өч һәм биш яшьлек ике малай үстерәләр.
-Чирмешәнлеләр - бик дини халык, аларны бергә тупларга гына кирәк,- ди Хәбир Ханов.- Сездә олылар белән яшьләр гел уртак телне таба белә. Кемгәдер авыр сүз әйтелгән булса, кичерегез. Догагыздан калдырмагыз. Мәхәлләне таратмаска тырышыгыз, бердәмлекне югалтмагыз, бүлгәләнмәгез.
Мәҗлестә Хәбир хәзрәт үзе әйтүенчә, моңа кадәр аны әллә-кайларга эшкә чакырганнар, инде монысында, кат-кат сорагач, Новокузнецкига барудан баш тарта алмаган. Ул калага барып та кайткан.
Анда дини тормыш торгынлык хәлендә, мәчеткә йөрүчеләр бик аз икән. Төрле чаралар үткәрелми диярлек. Хәбир кебек оста, гыйлемле, эшләргә атлыгып торучы имамны, вәгазь сөйләүчене зарыгып көтәләр.
-Новокузнецкига баргач, беренче очраткан кешеләр беләсезме кемнәр булды? Иске Кади авылы абзыйлары! Чирмешәннең башка авылларыннан да якташларыбыз күп икән Новокузнецкида. Димәк, мишәр туганнардан аерылмаячакмын, - дип шаяртып куйды Хәбир.
Чирмешән мәчетендә имам булып яшь белгеч эшләячәк. Ибраһим Гыйләҗев Әбдекидә туган, 24 яшьтә, Иске Кади кияве. Нурлатта мәдрәсә тәмамлаган, бүген "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Аңа да уңышлар гына телибез.
Тормыш дәвам итә. Без Хәбир Хановны әле еш искә алырбыз. Ул, алда язылганча, үзеннән соң яхшы мирас калдырды. Мәчетебезгә янкорма төзетте, төп бинаны ремонтлатты, мәдрәсә ачтырды. Дини укуларны җайга салды. Хәтта газета нәшер итә башладылар. Бу эшләрдә хатыны Диләрә белән нык тырыштылар. Мәчеттә уздырылган чараларны санап бетергесез. Билгеле, монда мәчет картлары, яшьләр, аш-су әзерләүче апалар һәм кызлар аларга гел таяныч булдылар. Үзең генә берни эшли алмыйсың.
Чирмешәндә, Амур ягында икенче мәчет төзелә башлауда да Хәбирнең өлеше зур. Ходай язса, ул әлеге дин йортын ачу тантанасына да кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә Новокузнецк Хәбир Ханов мәчет төзелеше